2015 елның 30 нчы декабрь көнне Җәнәй авылында яшәүче тыл ветераны Габдрахманова Гиззиназ Габдрахман кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан аны истәлекле бәйрәме белән Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фарида Галимова һәм “Родник” комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин тәбрик иттеләр. Килгән кунаклар Гиззиназ апага иң җылы теләкләрен җиткереп, Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсен тапшырдылар, шулай ук Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерделәр.
Бүгенге көндә Гиззиназ апа кызы тәрбиясендә бәхетле картлык кичереп яши. Килгән кунакларны да ул күтәренке кәеф белән, рәхмәт сүзләре әйтеп озатып калды.
29 декабрь көнне Казаклар авыл клубында «Төкле аягын белән Яңа ел » дип исемләнгән Яңа ел тамашасы – балмаскарад үткәрелде. Кичәдә төрле кызыклы уеннар уйналды, җыр – бию, нәфис сүз дә читтә калмады. Лотерея уйнатылды.
Тамашачы концерттан кәнагать калды.
2015 елның 29 декабрь көнне «Родник» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, Кыш бабай һәм Кар кызы булып, социаль яктан авыр тормышлы гаиләдәге балаларны якынлашып килүче Яңа 2016 ел белән котларга бардылар. Балаларны Казандагы иганәче ООО «Газпром трансгаз Казань» кайтарган бүләкләрне өләшеп сөендерделәр. Кыш бабайны күрү шатлыгы балаларның күзләрендә сөенеч һәм ышану калдырды. Алар килгән кунакларны күтәренке кәеф белән озатып калдылар.
30нчы декабрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә педагогик совет утырышы узды. Педсоветның темасы ”ФГОС таләпләренә туры килгән заманча дәресләр бирү ” иде. Утырыш барышында 2 нче чирекне йомгаклау һәм олимпиада нәтиҗәләре белән танышып , анализ ясалды . Заманча дәрес структурасы белән танышу өчен презентация каралды. 1нче яртыеллыкта катнашкан конкурсларның нәтиҗәләре әйтелде. Укытучылар коллективын мәктәп директоры Яңа еллар белән тәбрикләде.
28 нче декабрь көнне мәктәбебездә укучыларыбыз тарафыннан әзерләнгән Яңа ел тамашасы булып үтте. Тамашага әти – әниләр, әбиләр, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килгән иде. Бәйрәм бик күңелле үтте. Һәр класс узенчәлекле костюмнар һәм чыгышлар әзерләделәр, «Морозко» әкиятен сәхнәләштерделәр, бик матур концерт номерлары да тәкъдим иттеләр. Яңа ел бәйрәме һәркем күңелендә кызыклы тамашалары белән истә калды. Соңыннан һәр балага бүләкләр тапшырылды.
24 декабрь көнне Әбде авыл китапханәсендә кышка багышланган әкиятләр буенча викторина үткәрелде. Кызыклы сорауларга җавап биргәндә балалар яңадан бер кат үзләренә таныш булган әкият геройлары белән очраштылар.
27 декабрь көнне Олы Кибэхуҗа мәдәният йортында “Хуш киләсең, Яңа ел!” дип исемләнгән бәйрәм тамашасы узды. Әлеге кичәдә авыл халкы авыл үзешчәннәренә кушылып рәхәтләнеп җырлап- биеп утырды, күңелле уеннарда катнашып күңел ачты.
Олы Нырсы авыл китапханәчесе Сафина Ф.Ф, мәдәният йорты директоры Гарифуллина Р.М. һәм техник хезмәткәрХасанова Г. Һәр елны мәдәният йорты тирәсенә чыршы бизәп,кардан төрле сыннар ясап авыл халкына бәйрәм рухы бүләк итәләр.
Көтмәгәндә, уйламаганда безнең Олы Мишшә балалар бакчасына шәһәр кунаклары килде. Алар үзләре белән Кыш бабай күчтәнәчләре дә алып килгәннәр. Кунаклар дигәнебез, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының яшьләр җәмгыяте палатасы әгъзасы, Олы Мишә җирлегенең муниципаль белем бирү депутаты Йосыпов Р.Р. һәм Россия либераль демократик партясеннән яшьләр белән эшләү буенча белгеч Мокеева А.Г. иде. Балалар кала кунакларын тиз арада үз итеп алдылар. Аларга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр., рәхмәтләрен җиткерделәр. Чыршы янында бергәләп фотосурәткә төштеләр.
Яңа ел һәрбарчабызга көтелмәгән сөенечләр алып килсен!
Выставка «Он подарил нам «Белые цветы», подготовленная в рамках Года литературы в РФ и 70-летия Великой Победы, раскрывает страницы биографии писателя, рассказывает о его фронтовом пути (в годы войны Абсалямов – командир минометного расчета морской бригады, разведчик, полевой корреспондент), знакомит посетителей с интересными страницами его общественной и личной жизни.