Җыелышта "ФГОС һәм УМКны куллану - бүгенге көн белем һәм тәрбия бирүдә заман таләбе", "ФГОСны куллануда ата-аналар белән хезмәттәшлек" дигән темаларга чыгышлар ясалды. Соңыннан . фельдшер Гильманова Г.К. ОРЗ, ОРВИ, грипп авыруларыннан ничек саклану, авырту очрагында нинди дарулардан файдалану турында үзенең киңәшләрен җиткерде. Җыелыш бик җанлы узды.
Кулдан ясалган ковриклар өстеннән йөреп, аякларны чыныктырабыз. Урыннарыбызда яткан килеш төрле хәрәкәтләр белән гәүдәләрне язабыз. Барлык балалар да бу хәрәкәтләрне яратып ясыйлар. Гимнастика балаларга йокыларыннан уянырга ярдәм итә,аларның кәефләре күтәрелә, активлыклары арта.