Әлеге бәйгедә катнашу өчен бары тик сөйгән ярыгыз белән төшкән фотоларны район мәдәният йортының Вконтакте дагы группасының «Гашыйклар» дип исемләнгән альбомына яки район мәдәният йортына тапшырырга кирәк. Җиңүчегә – Фирдус Тямаев концертына ике билет! Барыгызны да катнашырга чакырабыз!!!
Алар газеталардан бигрәк тә "Безнең гәҗит", "Туганайлар", "Ирек мәйданы" газеталарын үз иттеләр. Күбрәк әдәби китапларны алып килүне сорадылар. Марат Кабиров, Гөлсинә Галиуллина, Зифа Кадырова китапларын үзләренә укырга калдырдылар. Алар бик канәгать булып калдылар.
Укуларда 13 муниципаль районнан (Арча, Әлки, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Кама-Тамагы, Балык бистәсе, Спас, Теләче, Чистай, ) килгән хезмәткәрләр һәм Казан шәһәре вәкилләре катнашты.
Алар “Минем яраткан әкият героем” темасына рәсемнәр ясадылар һәм нигә шул геройны сайлаулары, аның кайсы ягы ошавы турында кыскача сөйләп үттеләр.
Теләче мәктәбе укучылары Әфган сугышы турында аз беләләр дип әйтеп булмый, беренче карашка шулай тоелса да. Бәйгегә уннан артык инша тәкъдим ителгән иде, аларның күбесе китап укучыларны таныштыру өчен күргәзмәгә куелды.
9 һәм 11 сыйныф укучылары математика, рус теле, биология, җәмгыть белеме фәннәреннән дәүләт имтиханына әзерләнәләр. Укучыларны имтиханга әзерләү максатынан мәктәптә фән түгәрәкләре эшли, ОГЭ һәм ЕГЭ форматында контроль эшләр алына. Мониторинг эшләнә.