Балалар бакчасы мөдире Закирова Диләрә Муллануровна да Югары Кибәхуҗа балалар бакчасының 2014 елга отчеты белән чыгыш ясады.
Җыенның беренче өлешендә үзешчән сәнгатьтә катнашучы укучылар бик матур чыгыш ясадылар. Алар үзләренең җырлары,биюләре белән авылдашларны сөендерделәр. Җыенның икенче өлешендә мәктәп директоры Миннекаева Гөлшат Гаптрәүфовна чыгыш ясады. Ул мәктәпнең укыту-тәрбия эше белән таныштырды.
Сценарийда җыр-моңга,туган авыл, хезмәт сөйгән авыл халкына багышланган шигырьләр һәм канатлы сүзләр урын алды. Сценарий нигезендә концерт программасы төзелде.
Кызларга бисердән ясау бик ошады, алар бик теләп яӊадан килергә ризалаштылар.
Чараның максаты:
- китап укучыларны китапханәгә тарту;
- китапка мәхәббәт тәрбияләү.
Балалар чара ахырына кадәр кызыксыну белән китап киштәләренә тартылдылар. Курчак театры барысына да бик ошады.