ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

Урта Мишә авыл китапханәсендә “Бөек кеше – галиҗәнап Укытучы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәдә укытучы һәм укучылар тормышы, мәктәп дөньясын яктырткан китаплар белән танышып була. Әлеге ел Россия фәнни педагогикасына нигез салучы К.Д.Ушинскийның 200 еллыгына нигезләнгән. Шул уңайдан танылган остазлар В.А. Сухомлинский, К.Д.Ушинский, А.С.Макаренко, Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхреддин турында кыскача мәгълуматлар тупланган стенд та булдырылды.

Иске Җөри модель авыл китапханәсе белән танышу максатыннан, Тәтеш районыннан коллегаларыбызны кабул иттек. Тәтеш Үзәкләштерелгән китапханә челтәренең методик бүлек мөдире Арисова Нина Александровна һәм 2023 елда модель китапханә буларак ачылачак Келәш авылы китапханәчесе Галимова Гөлчәчәк Садретдин кызы "Милли проект" кысаларында модернизаияләнгән китапханәне бик ошаттылар. Ә без исә үз тәҗрибәбез белән уртаклаштык, коллегаларыбызга уңышлар теләдек.


30
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Шармыш авыл китапханәсендә укучыларга «Стиль жизни – здоровье и долголетие!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Монда дөрес туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше турында китаплар һәм журналлар тәкъдим ителде, алардан укучылар ашау кагыйдәләре, спорт күнегүләре, организмны чистарту, сәламәтләндерү, иммунитетны ныгыту һәм стрессны җиңеләйтү ысуллары белән таныша ала. Күргәзмәдә ​​физик тәрбия һәм спорт, сәламәтлекне саклау турында  китаплар гына түгел, ә яхшы кәеф бүләк итүче китаплар да бар. Һәркем үзенә кирәкле һәм кызыксындырган мәгълүматны таба алды.  

Аяз Гыйләҗевның тууына 95 ел тулу уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә “Бай әдәби иҗат - мәңгелек мирас” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләүче китаплар һәм китапханә фондында булган төрле елларда басылып чыккан әсәрләре тәкъдим ителде.  Аяз Гыйләҗев- татар әдәби мирасына зур өлеш керткән язучы. Аның «Өч аршын җир», «Язгы кәрваннар», «Йәгез бер дога!» һ.б. әсәрләре милләт, ил язмышына битараф булмаган оста каләм иясе кулы белән язылган хәзинәләребез. Әдипнең күпчелек әсәрләре авыл тормышына багышланган. Аларда сугыш чоры һәм сугыштан соңгы еллардагы татар авылы, аның гади, эшчән, әмма авыр сынауларга дучар ителгән кешеләре сурәтләнә. Халык язучысы Аяз Гыйләҗевнең әсәрләрен укырга өлгермәгән китап сөюче дусларыбызны китапханәдә көтеп калабыз.

Анда бер генә артык сүз дә очрамый. Мәкаль - халык авыз иҗатының аеруча күп санлы, һәркемгә таныш борынгыдан килгән һәм хәзер дә актив рәвештә иҗат ителә торган жанры. Аны берәү дә махсус искә төшереп утырмый. Мәкальләр, сөйләм сүзләре кебек, хәтергә кереп урнашалар һәм аралашканда кирәк урында үзләрен тиз генә сиздерәләр. Кеше үзенең мәкаль әйтүен сизми дә кала.  Халык авыз иҗаты турында мәгълүмәт бирү максатыннан 17 гыйнвар  көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре  “Татар халык мәкальләре – күңел байлыгы”  дип исемләнгән  мәкальләр  кичәсе үткәрделәр. Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары катнаштылар. Китапханәче башта кыскача мәкальләр турында аңлатма бирде. Соңыннан укучылар белән  мәкальләр әйтешү ярышы оештырылды.

2023 елның 06 февраленнән алып 17 февраленә кадәр  кулланучылар сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк.


23
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

2023 елның 22 гыйнварендә «Балаларны – сәламәтләндерү белем бирү(профильле) үзәге» бадминтончылары командасы бадминтон буенча Татарстан Республикасы Шәхси кубогының  зона этабында катнашты.

21 гыйнвар көнне безнең районда 1-11 сыйныф укучылары һәм районның олы яшьтәге халкы арасында чаңгы ярышлары узды.

2023 елның 22 гыйнварында өстәмә белем бирү педагогы Рамил Расипович Гатиятов җитәкчелегендә 15 кешедән торган укучылар, өстәл теннисы буенча «Зилант» спорт мәктәбенең Ачык Беренчелегендә катнаштылар.

Җыелышта район башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы һәм башка җитәкчеләр катнашты. Очрашу барышында җирлек башлыгы Ирек Заһидуллинның анализга бай булган чыгышы тыңланылды. Оешма җитәкчеләре дә хисап тотты. Казаклар авылы китапханәчесе Альбина Рахматуллина китапханәнең 2022 елның эш нәтиҗәләре белән таныштырды һәм 2023 елга эш планнары белән уртаклашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International