Кыш бабай катнашында булган әлеге чара 8 январьдә үтте. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Соңыннан лотерея уйнатылды. Барлык лотереяларда отышлы булганлыктан балалар канәгать калдылар.
Шул уңайдан 6 гыйнвар көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Әкиятләр иленә сәяхәт” дип исемләнгән кичә уздырдылар. Әкият уку кичәсендә берләшмәгә йөрүче төрле сыйныф укучылары катнаштылар. Балалар Ялкын журналында чыккан төрле илләрнең әкиятләрен укыдылар һәм үзләре белгән әкиятләрне сөйләделәр.
Матур итеп бизәлгән чыршы янына балалар яраткан әкият геройлары җыелган иде. Күңелле мизгелләр озак дәвам итте, балалар чыршы тирәли җырлап әйләнделәр,төрле кызыклы –мавыктыргыч уеннар уйнадылар. Бәйрәм ахырында балаларга күчтәнәчләр өләшенде һәм алар күтәренке кәеф белән өйләренә таралышты.
Әлеге дәрес саф һавада, әйләнә-тирә мохитне күзәтеп, уздырылды. Очрашу барышында “Нәрсә ул Экология?”, “Нәрсә ул табигать?» кебек сорауларга җаваплар эзләнде. Катнашучылар бөтен нәрсә табигатькә бәйле, аннан башка яшәү мөмкин түгел, - дигән фикергә килделәр. Ахырда кышкы табигатьнең матурлыгы фоторәсемгә төшерелде.
Шул уңайдан кышкы бәйрәмнәр вакытында Шармыш авылы китапханәчесе авылның өлкән яшьтәге китап укучыларга хезмәт күрсәтте. Ул алар соравы буенча татар язучыларының китапларын өйләренә илтеп бирде һәм «Тарих битлеренде Телечем» китабы белән таныштырды.
Кече Мирәтәк авыл клубы мөдире Радик Галимов, "Моя малая Родина" дип исемләнгән XI Бөтенроссия иҗат бәйгесендә катнашып диплом белән бүләкләнде
13 гыйнвар көнне, иске традиция буенча, Ачы авыл мәдәният йорты үзешчәннәре авыл халкының өйләренә кереп, хуҗаларга уңышлар теләделәр, традицион «Таузен » йоласын башкардылар, «Коляда» җырладылар, яңа елда авылдашларына иң изге теләкләр теләделәр.
Бию,җыр,күңелле уеннар белән үрелеп барган чарада бер генә кеше дә бүләксез китмәгән.
Бәйрәмгә өлкәннәр 1980 еллардагы көйләргә кушылып биеделэр,төрле кызыклы уеннар уйнадылар.
Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәре күренекле татар язучысы, фольклорчы, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гомәр Бәшировның тууына 120 ел уңаеннан "Туган ягым яшел бишек" исеме астында әдәби сәгать уздырылды.