ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Әлеге чара мәктәпкәчә яшьтәге балаларга исәпләнгән иде. Балалар кечкенәдән үк яратып караган мультфильмнар, кинофильмнар, әкиятләр һәм башка китаплардан алынган викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Ахырдан нәтиҗәләр ясалды һәм җиңүчеләр игълан ителде.

Күргәзмәгә кешеләрнең үз-узләрен аямыйча башкарган эшләре, батырлыкларын чагылдырган әсәрләр куелды. Бу китапларны укыган  яшь буын, шушы әсәрләр аша үз характерын чыныктыра ала.

Китапханәче китап күргәзмәсе оештырды, кыскача язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды, китапларына күзәтү ясады.

2016 ел сулыкларны саклау елы буларак, 3- август көнне Максабаш авылы китапханэчесе һәм  авыл советы хезмэткэрлэре белэн  берлектэ авыл янындагы Макса сусаклагычынын тирэ-юнен чуп-чардан арындырдылар.

Олы Нырсы урта мәктәбе яңа куку елына әзерләнә:

-Мәктәпнең төп документлары  тәртиптә;

-Материаль – техник база белән тәэмин ителгән;

-ягу сезонына әзерләнгән;

-Терроризмга каршы чаралар булдырылган; һ.б.

Татарстанда ел саен үткәрелә торган “Мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясендә Олы Нырсы урта мәктәбе дә бик теләп катнаша. Олы нырсы урта мәктәбенә быелгы уку елында 1 сыйныфка  7 укучы килә.  “Мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясе кыйссаларында әзкеремле гаиләләргә булышабыз. Укучыларга сумка, язу әсбаплары алып бирелә. Мәктәп үзенең беренче сыйныф укучыларын көтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International