Укучылар мәдәни көндәлек ярдәмендә үзләренең күңеленә ошаган шөгыль таба , үз командаларын җыя ала , ирешкән уңышлары, концерттан алган тәэсирләре, музейга барулары, мәдәни чараларда катнашулары турында дусларына сөйли алачаклар. Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары да катнашты.
Бу көнне Айдар авылы китапханәчесе мәдәни дәрес үткәреп, конкурсның төп кагыйдәләре белән таныштырды, аны тутыру тәртибен аңлатып, укучыларга мәдәни көндәлекләрне тараттты. Бу көндәлеккә үзеңнең"мәдәни сәяхәтләр"еңне, хәтта "китапханәгә сәяхәт" турында язарга кирәклеген дә искәртте. Мәдәни дәрес вакытында укучылар мәдәният төшенчәсе белән таныштылар һәм мәдәниятле кешенең нинди булуы турында фикер алыштылар.
Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р укучыларга мәдәни көндәлекнеӊ эчтәлеге һәм аны ничек алып барырга икәнлеген аӊлатты. Һәр балага да әлеге көндәлек тапшырылды.
Әлеге конкурста Айдар авылы китапханәсе дә актив катнашты. 15 сентябрь көнне, китапханәче Алсу Фаляхова район балалар китапханәсенә 3 укучының рәсемен конкурска җибәрде.
Әлеге акция кысаларында Теләче жирлекара китапханәчесе Имамиева Д.М. китапханәгә килә алмаучы өлкәннәрнең өйләренә барып газета-журналларга күзәтү ясады.
Укучылар белән туган ягыбызның мәдәнияте һәм тарихы турында кызыклы әңгәмә оештырылды. Уку елы дәвамында балалар көндәлеккә үзләре булган мәдәни урыннар турында мәгълүматны урнаштырып барачаклар. Бу проект балаларны да,әти-әниләрне дә шатландырыр дип уйлыйбыз.
Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре, мәктәп директоры, педагог- организатор катнашты. Укучыларга мәдәният көндәлекләре тапшырылды. Алар бу көндәлекләрдә үзләренең Татарстан республикасының тарихи урыннарда булуларын билгеләячәкләр. Шулай ук номинацияләр буенча конкурсларда катнашачаклар.
Татарстан Республикасы проекты нигезендә, өченче ел рәттән, Олы Мишә урта мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары “Укучының мәдәни көндәлеге” акциясендә катнашалар. 16 нчы сентябрь көнне тантаналы мероприятиедә укучыларга матур, эчтәлеккә бай булган көндәлекләр тапшырылды. Балалар бу кичәдә Татарстан буйлап сәяхәткә чыктылар һәм әти-әниләре белән бергәләп мәдәни дөнья белән якыннанрак танышырга сүз бирделәр.