ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2019 ел
җомга

13 ноябрьдә Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министрының  беенче  урынбасары    Джамбулат Хатуов АПКның  төбәк  идарә  органнары  җитәкчеләре  белән   селектор киңшмәсе  үткәрде,  ул  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре тарафыннан     минераль ашламалар  сатып алу  һәм  2020 – 2025 елларда  аларны  кулланынуны  арттыру  мәсьәләләренә  багышланган  иде. 

Россия Федерациясе  Хөкүмәте  Рәисе Дмитрий Медведевта  узган  киңәшмә беркетмәсе  нигезендә  африка  луңгызлар  чумасы таралуны    булдырмау  максатларында  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы, кыргый  кабан  дуңгызлары  арасында  вирусның  йөрүе һәм  бу  авыруның  табигый  чыганаклары  барлыкка  килү  АЧС таралуның төп   сәбәпләрен  тәшкил  итә,  дип  билгеләп  үтте.  

Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров аграрийларга  дәүләт ярдәме  күрсәтү  чараларын Фасттрек платформасы  аша   гамәлгә ашыру  буенча   эшче  киңәшмә  уздырды.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  «Агростартап» гранты ярдәме конкурсында    катнашучыларга  сертификатлар  тапшырылды.   Грантларның  гомуми  суммасы    313 млн. сум  тәшкил  итә.   Татарстанның 36 муниципаль   районыннан  конкурста  катнашуга  теләк  белдергән   132 крестьян (фермер) хуҗалыгыннан    103 КФХ 2 млн сумнан  4  млн  сумга  кадәр  күләмдә  грантлар  алдылар.   Иң күп җиңүчеләр  Мамадыш  районыннан булды    (8 фермер), Азнакай  һәм Тәтеш  районнарыннан    (6 шар фермер), Кукмара,  Саба  һәм   Нурлат районнарыннан  5әр фермер  җиңүче  булды.   

Республикада  быел шикәр  чөгендере  уңышы  узган елгы  күрсәткечтән    31,7%ка артыграк.    Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы белешмәләре  буенча,   7 ноябрьгә республикада  шикәр  чөгендере    63,2 мең га яисә барлык  мәйданның   99%ында  җыелган.     Җыелган  уңыш   2 млн 774,4 мең  тонна  тәшкил  итә, бу  күрсәткеч  узган  ел   2 млн 131,7 мең  тонна  иде. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ел  саен  үткәрелә  торган  “Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы  хезмәткәре”  конкурсына  гаризалар  алуны  дәвам  итә. Ул авылда  квалификацияле  хезмәткәрләрнең  абруен күтәрүгә  юнәлдерелгән. Агросәнәгать комплексының иң яхшы  100  хезмәткәре  100әр  мең  акча  алачак.  

Авыл  хуҗалыгы  ярминкәләрен шәһәр халкы,  бигрәк  тә өлкәнрәк  яшьтәгеләр,  һәрвакыт  көтеп ала һәм  алар  зур  социаль  әһмияткә  ия.     Шуңа  күрә ярминкәләр уздыру  мәсьәләләре  буенча  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы тарафыннан   “Кайнар телефон линиясе” ачу  турында  карар кабул  ителде.  

Татарстан  районнарында авыл  хуҗалыгы  техникасын  кышкы  саклауга  кую һәм  машина-трактор  паркын   ремонт эшләренә   әзерләү  буенча  АПК  оешмалары  арасында  конкурслар  узды.   Техниканы  дөрес  саклау алга  таба   аның  озак  һәм  нәтиҗәле,  шулай  ук  аз  чыгымнар  сарыф  итеп  эшләвен   тәэмин  итә.   Бу мөһим  конкурслар   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  җитәкчелеге  һәм  белгечләре  катнашында  узды.  

Татарстанның  азык-төлек  һәм  эшкәртү базарындагы  вәзгыять турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров  сөйләде. 

5 ноябрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең мәктәп яны лагерында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча мастер-класс үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International