Сауш авылы китапханәсендә сәләмәт яшәү рәвеше алып бару уңаеннан «Тәмәкенең кеше организмына зарары” темасына китап күргәзмәсе куелды Тәмәкенең кеше сәламәтлегенә зыяны турындагы китаплар әлеге китап күргәзмәсенә куелып китап укучыларга тәкъдим ителде.
18 май көнне Сауш авылы китапханәсендә танылган балалар язучысы Энже Мөэминованың тууына-95 ел тулу уңаеннан “Татарстан язучылар берлеген яктыртып торган бер бөртек Энҗе” темысына библиоквест үткәрелде. Бу чара кичәләрне төрлерәк һәм мавыктыргычырак үткәрү, китапханәгә укучы балаларны күбрәк тарту, буш вакытларында ешрак китапханәгә тартылсыннар өчен оештырылды. Кичәдә катнашучы балалар Э. Мөэминованың иҗаты белән якыннан таныштылар.”Туган телем”, “Кем китерә бәйрәмне?”, “Бер хикмәт бар” һәм күп кенә шигырьләре кычкырып укылды.
Чара барышында китапханәче балаларны китапханә тарихы белән таныштырды, китапханәдә узган матур чаралар истәлеге-фотолар хәм презентация күрсәтелде, китапханә тормышындагы кызыклы вакыйгалар сөйләнелде. Китап турындагы әдәби әсәрләрдән өзекләрне кычкырып уку оештырылды.
Терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш максатыннан Иске Җөри авылы китапханәсендә башлангыч класс укучылары белән “Терроризм җәмгыятькә янау” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында балалар дуслык ул бер –береңә хөрмәт кенә түгел, ә башка милләт халыклары белән дус, тату яшәү икәне ассызыкланды. Чараның икенче өлешендә балаларга “ Сак бул – экстремизм!”- дип исемләнгән компьютер презентациясе күрсәтелде.
Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. "Һәр йортка – китап нуры” акциясе кысаларында, йөри алмаучы китап укучыларның өйләрендә булды, аларны кайткан яңа матбугат белән таныштырды, яңа китаплар тәкъдим итте.
31 нче май көнне Теләче урта мәктәбендә уку елы нәтиҗәләре буенча гомуми линейка үткәрелде. Еллык эшләр буенча линейкада Теләче урта мәктәбе директоры Нәҗипов Раиль Расифович чыгыш ясады. Раиль Расифович укучыларны уку елын уңышлы йомгаклау белән котлады. Мәктәп директоры Раиль Расифович республика спорт ярышларында , иҗади һәм интеллектуаль конкурсларда җиңгән укучыларны котлады, яңа уңышлар теләде. Алда балаларны кызыклы каникуллар көтә. Уңышлар сезгә , балалар, ял итеп, көч туплап , мәктәпкә килүегезне көтеп калабыз.
31 нче май көнне Теләче урта мәктәбенә районыбызның балалары
« Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе кысаларында укучы сумкалары белән бүләкләнделәр. Балаларны Теләче муниципаль районы мәгариф булеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна , Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары Нурмухаметов Азат Анасович , мәгариф булеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Шакирова Гөлнара Ринатовна, педагог – психолог Хазипова Сәйлән Нагимовна котладылар.
Бәйрәмгә әти-әниләре чакырулы иде. Балалар бәйрәмдә үзләренең бакчада өйрәнгән барлык осталыкларын күрсәттеләр: биеделәр, җырладылар, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр.
Бәйрәм ахырында бакча мөдире, тәрбияче балаларга матур теләкләр теләделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм күңелле үтте.
Чираттагы уку елы да ахырына якынлашты.Традиция һәм мәктәп программасы буенча, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары экскурсияләргә чыктылар.Табигатькә чыккач та укучылар туган як табигате белән кызыксындылар. Экологик сукмак Чишмэле елгасы буеннан үтә. Укучылар Чишмэле елгасы тамагын таптылар, болын үсемлекләре белән таныштылар, Яхъя чишмәсе белән хозурландылар, чишмә янына чәчәкләр утырттылар.
Һәр бала җәй башлануны түземсезлек белән көтә, чөнки ял, җылы, җәйге каникуллар башлана... Каникулның беренче көне- балаларны яклау көне. Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә шушы көнгә багышлап балалар өчен күңелле Сабантуй үткәрелде.