ЯҢАЛЫКЛАР


19
март, 2019 ел
сишәмбе

                                                               

Ямбулат авылы китапханәсендә Халыкара кошлар көне якынлашу уңаеннан, табигатебезнең бизәкләре булган кошлар турында "Кошлар - безнең дуслар" дип исемләнгән экологик чара үткәрелде. Китапханәче балаларга кошларның табигатьтәге әһәмияте, Татарстанның Кызыл китабына кертелгән кошлар турында сөйләде. Шулай ук балалар викторина сорауларына җавап биреп, кошлар турында китапларны укып канатлы дусларыбыз турында белемнәрен тирәнәйттеләр. "Табигатькә сәяхәт" сериясеннән чыккан китаплар буенча “Кошлар –безнең дусларыбыз" дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды һәм рәсем бәйгесе үткәрелде.

Яшь буында татар халкының мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү һәм аның фольклорын популярлаштыру максатыннан, Күкчә авылы китапханәсе « Наши истоки. Читаем фольклор» Бөтенроссия акциясендә катнаштып, диплом белән бүләкләнде.

15 март көнне Сауш авылы китапханәсе фонды район китапханәсенең комплектование бүлегеннән алып кайтылган 28 данә (15- зурлар өчен, 13- балалар өчен) яңа китаплар белән тулыландырылды. Һәрбер китап учетка алынып, эшкәртү үткәрелеп “Яңа китап – серле хәзинә” күргәзмәсенә куелды.

Вахит Имамовка 65 яшь тулуга багышланган бу чара яшьләр катнашында үтте. Китапханәче аларны язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Яшьләр аның китапларына күзәтү үткәрделәр һәм берничәсен укырга алдылар. Бу чара яшьләргә  китапханәдән китап алырга этәргеч булды. 

Ачы авыл китапханәсендә язучының юбилее уңаеннан, "Юбиляр ай язучылары" рубрикасында "Язучы Бондаревның тууына 95 ел " дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

Экспозициядә наркоманияне кисәтүгә караган, наркотиклар куллану белән бәйле җинаятьчелеккә каршы көрәштә хокукый җәһәтләрне тасвирлаган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар, шулай ук әфьюнчыларның аяныч язмышын яктырткан матур әдәбият әсәрләре дә урын алды.

27 нче тапкыр үткәрелүче   әлеге ярышта Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче Ибрагимов А. катнашты һәм ул мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында 1 урынга лаек булды. Балалар бакчасы коллективы яшь спортчыны җиңүе белән котлый һәм әти-әнисенә зур рәхмәтен  җиткерә.

15 март көнне Баландыш төп мәктәбе базасында башлангыч сыйныф укытучылары һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен «Мәктәп һәм балалар бакчасы арасында  дәвамчанлык» дигән темага район семинары булып узды. Семинар вакытында кунаклар рус теленнән «Весна» темасына  занятие һәм башлангыч сыйныфларда ачык дәресләр карый алдылар.  Шулай ук «Нәүрүз бәйрәме» дигән чара да күрсәтелде.   Очрашуда  укытучылар һәм тәрбиячеләр үзләрен борчыган проблемалар хакында фикер алыштылар.

Максабаш авыл китапханәсе татар халык язучысы Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулуга багышланган #Еникины укыйбыз дип исемләнгән төбәкара акциягә кушылды һәм диплом белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International