ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

21 нче ноябрь көнне Теләче 3нче номерлы  балалар бакчасы базасында “Ел тәрбиячесе – 2019” район күләм һөнәри бәйгенең сайлап алу турының өченче көне узды. Бу көнне Теләче 1нче һәм 2нче  балалар бакчасы педагоглары Хабирова Ф.Ф,Ибрагимова А.Р.,Муликова Г.Ф., Гайнуллина М.В., Рафикова Л.А. ачык шөгыльләр үткәрделәр. Алар, район мәгариф бүлеге белгечләреннән торган, жюри әгъзалары алдында һөнәри осталыкларын, төрле яшьтәге балалар аудиториясе белән эшли белүләрен күрсәттеләр.

21 нче ноябрь көннеТеләче беренче балалар бакчасы базасында “Ел тәрбиячесе – 2019”район күләм һөнәри бәйгенең сайлап алу турының икенче көне узды. Бу көнне Шәдке балалар бакчасы тәрбиячесе  Рахимова Л.Н. да катнашты.

23 ноябрь көнне Теләче урта мәктәбе базасында 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен математика фәненнән биреп карау имтиханы узды.

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә Теләче эчке эшләр бүлегенең гаилә иминлеген профилактикалау һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү инспекторы Шакиров Ф.М., “ФОРПОСТ” җәмәгать тәртибен саклау яшьләр оешмасы директоры Сәйфетдинов Р.Р. “Наркотикларга- юк!Тормышны сайла!” исемле чара үткәрелде. Укучыларга тема буенча видеоролик күрсәтелде, буклетлар таратылды.

Бәйге Муса Җәлил иҗаты белән кызыксынган 3 яшьтән 25 яшькә кадәрле балалар һәм яшүсмерләр арасында үткәрелде. Әлеге конкурста Балалар иҗат үзәгеннән, өстәмә белем бирү педагогы Галимзянова Фәния Габделхак кызы җитәкчелегендә, Валиева Азалия, Зиятдинова Айзиля катнаштылар.

Елга, күлләрдә боз ката башлады. Әлбәттә, беренче боз үзенә тарта. Тимераякта шуасы, шома боз өстендә шуып уйныйсы, балык тотасы килә. Ләкин яңа бозның бик тә куркыныч икәнлеген онытып җибәрмәскә кирәк. Еш кына бозның ныклыгын бер урында гына тикшереп карыйбыз да, кереп тә китәбез. Ә боз урыны-урыны белән юка булырга да мөмкин. 2018 нче елның  23 нче ноябрендә  Баландыш төп мәктәбендә “Беренче бозның  куркынычы” темасына тәрбия минутлары үтте. 

Әни! Бердәнбер иң кадерле, хөрмәтле, якын кешебез ул безнең. Авырып китсәк тә, әни кочагына килеп сыенабыз. Тамагыбыз ачса да әни каршына йөгереп киләбез. Берәрсе кыерсытса да, тизрәк әни янына ашыгабыз. Әни-безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да! Әниләр көне уңаеннан бүген безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасында бәйрәм кичәсе үткәрелде. Балаларның әниләргә карата булган изге хисләре, теләкләре шигъри юллар аша, җыр, бию аша тапшырылды. Балаларның җан җылысы салып эшләнгән истәлекле бүләкләре әниләргә, дәү әниләргә тапшырылды.

21нче ноябрь көнне Теләче урта мәктәбендә “Җәлил укулары” беренче Халыкара шигырь сөйләүчеләр бәйгесенең муниципаль этабы булып узды. Әлеге чарада Баландыш балалар бакчасына  йөрүче балалар да катнашты. Алар Муса Җәлилнең балалар өчен язган шигырьләрен татар телендә сәнгатьле итеп сөйләргә әзерләгәннәр иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International