Безнең бакчада балаларны атнага ике көн Ренат Рифхат улында музыка белән шөгыльләнәләр. Баянда һәм гармунда бию – җырлау балаларга бик ошый. Алар музыка шөгылен түземсезләнеп көтеп торалар.
Китапханәче өлкәннәр янында китапханә фондында булган вакытлы матбугат һәм фондтагы китаплар белән булды. Укучыларга журналлар, романнар, газеталар тәкъдим ителде.
Очрашу барышында кызыклы шигырь, әкиятләр сөйләнелде. Шалкан әкиятен уйнап сөйләделәр.
Безнең китапханә бу истәлекле вакыйга хөрмәтенә 12 октябрьдә Тамара Крюкованың «Учись решать проблемы!» дип исемләнгән китаплар буенча интерактив күзәтү үткәрде. Укучыларыбыз язучының иҗаты турында («Т. Крюкованың иҗади юлы» презентациясе белән бергә) тыңладылар, китап медиаобзоры белән таныштылар. Тамара Крюкова барлык жанрларда да эшли, ул әкиятләр, күңелле мәктәп повестьлары һәм хикәяләре яза. Әмма аның китаплары арасында үзенчәлекле урынны фантастика алып тора.
Китапханәче китап укучыларга китап белән дус булырга, китапны яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәклеген аңлатты. Китап укучыларга кургәзмә оештырылды һәм өйләрендә укырга китаплар-журналлар тәкъдим итте.
Бөтенроссия фән олимпиадаларының мәктәп этабы дәвам итә. Теләче урта гомумбелем мәктәбе укучылары тарих, экономика, математика , информатика, дөнья культурасы, җәмгыять белеме, математика, технология, рус теле, география фәннәреннән олимпиада биремнәрен үтәделәр инде. 12 нче октябрьдә укучылар физикадан олимпиада биремнәрен яздылар .
Уңышлар сезгә, балалар!
Табышмаклар һәм уеннар ярдәмендә балалар төрле шарлар белән нәрсә эшләргә, игътибарлы, мәрхәмәтле, актив булырга мөмкин икәнлеген искә төшерделәр. «Ух» һәм «Ах» күңелле исем белән ике команда билгеләнде.
РФ вакыйганы рәсми дәрәҗәдә - истәлекле даталар исемлегендә әлегә ныгытмаган һәм ул гомумдәүләт яллары булып тормый. Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре "почтаның туган көне" дигән темага матбугат күзәтү, викторина әзерләделәр һәм үткәрделәр. Чара балаларны уен формасында почта барлыкка килү тарихы белән таныштырды.
Элеге чарада безнен районнан методистлар хэм мэктэп директорлары катнашты.
Мәктәп директорларын, бакча мөдирләрен таныклыклары булган комиссия укытты.