ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Юбилярны Теләче муниципаль район башлыгы урынбасары Фатхуллин Айрат Гыйлван улы, Теләче муниципаль район Башкарма комитеты  җитәкчесе Хамидуллин Илнур Хаҗинур улы, Саба муниципаль район башлыгы урынбасары Закирзянов Расих Рахимзян улы, Саба муниципаль районы ветераннар советы рәисе урынбасары Сабиров Расих Хәсән улы,  Үзәк авыл җирлеге рәисе Котников Валтер Николаевич, Үзәк мәктәбе директоры Николев Анатолий Владимирович, районның ветераннар Советы рәисе урынбасары  Гыйльмиев Сәлмән Галиеевич, туганнары, хезмәттәшләре котлады.

14 сентябрь көнне Балалар иҗат үзәге директоры Мәхмүтова З.Ш. «2018-2019 нчы уку елында өстәмә белем бирүдә  респупубликаныӊ приоритет юнәлешләре” темасына Казан шәһәре Мәскәү районыныӊ мәктәптән тыш эшләр үзәгендә уздырылган  өстәмә белем бирү оешма житәкчеләренеӊ республика киӊәшмәсендә катнашты. Киӊәшмәдә  барлыгы республикадан 130 өстәмә белем бирү оешма житәкчеләре катнашты. Киӊәшмә барышында оешмаларны инвентаризацияләү, ГИС электрон системасыныӊ эшчәнлеге, талантлы балаларны үстерү алымнары, WorldSkills Russia Juniors чемпионаты хәрәкәте һәм оешмаларныӊ кокнкурентлык сәләтләрен үстерү  кебек сораулар каралды.

2018 елның 14 сентябрь көнендэ Олы Мәтәскә авылында яшәүче тыл ветераны Гатиятуллина Агапия Петровнага 90 яшь тулды. Шул уңайдан Агапия апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Олы Мәтәскә авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Элеге уңайдан Максабаш авылы китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре  белән берлектә  мәдәният йорты территорияседә агач утырттылар.

Укучылар күргәзмәгә урнаштырылган материаллар нигезендә аның тормыш юлы, китаплары белән якыннанырак таныша алалар.

Китапханәче Нәҗипова М. Х. башлангыч сыйныф укучыларына"Туган ягым-яшел бишек" дип исемләнгән ЭКО-дәрес үткәрде .Чарадан соң мәдәният хезмәткәрләре балалар белән клуб территориясендә куаклар утырттылар . Китапханә тирәсе җыештырылды. Чарада 18 кеше катнашты.

15 сентябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. “Күбәләк” балалар бакчасында, балалар язучысы А.Алишка 110 ел тулу уңаеннан “Абдулла Алиш – герой да, әкиятче дә” исемле әдәби танышу сәгате үткәреп язучының иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырды.

Балалар китапханәче апалары укыган “Сертотмас үрдәк”, “Чукмар белән Тукмар” әкиятләрен бик ихтибар белән тыңладылар һәм ахырдан фикер алыштылар. Шулай ук “Балаларга иң гадел дус” исемле китап күргәзмәсе белән кызыксындылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International