Иҗади түгәрәккә йөрүче укучылыр белән Олы Нырсы авылы китапханәсендә “Кошлар – безнең дусларыбыз” дип исемләнгән кошларга җимлекләр ясау буенча конкурс булып узды. Укучылар кошларга җимлекләр ясадылар һәм аларны үз йортлары яннарындагы агачларга элделәр. Бу эш хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү белән беррәттән балаларда зур кызыксыну уятты.
Әбде авыл китапханәсендә «Наш край родной в стихах и прозе» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде һәм аңа күзәтү үткәрелде. Анда Татарстанның күренекле шагыйрьләренең һәм язучыларының китаплары урын алды. Алар укучыларда игелек, матурлык, мәрхәмәтлек, туган якка һәм аның табигатенә мәхәббәт тәрбияләүдә дәресләр бирә. Күргәзмәдә шулай ук «Казан», «Татарстан», «Казан утлары», Идел» журналлары белән танышырга мөмкин.
14 гыйнварда Айдар авыл китапханәсендә «Цифрлаштыру һәм аның бүгенге дөньяда урыны» дип исемләнгән мәгълүмат почмагы оештырылды. Бүген мәгълүмати технологияләр китапханә эшен алга этәрүдә һәм аңа яңа укучыларны җәлеп итүдә ярдәм итә.
Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният хезмәткәрләре Рафис Корбанга 65 яшь тулу уңаеннан мәктәп укучылары өчен "Талантлы нечкә күңелле шагыйрь" дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрелде. Укучылар игътибарына шагыйрьнең иҗатына, китапларына багышлап төзелгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, шигырьләре кычкырып укылды.
Олы Мишә авыл китапханәсендә “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсе белән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында узган елга нәтиҗәләр ясалды, китапханәче Газизова Р.Ш. 2022 нче елның 1 кварталында эшләнәчәк эшләр белән таныштырды.
2022 елның 15 гыйнвар көнендә Күкчә авылында яшәүче тыл ветераны Хафизова Әминә Әхмәтгәрәй кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Әминә апага Россия Президенты Владимир Путинның hәм Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
16 январь көнне “Саба – Арена” спорт комплексында бадминтон буенча Татарстан шәхси кубогына 1 нче сайлап алу туры булды. Анда Саба, Кукмара, Теләче районнары катнашты. Баландыш төп мәктәбе укучылары яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр:
15 январь көнне Баландыш төп мәктәбенең яшь бадминтончылары “Татарстанның бадминтон өметләре” - 1 этап ярышларында булдылар һәм уңышларга ирештеләр:
Гайнетдинов Рәсүл – 2 урын
Саруханян Милена – 3 урын.
Җитәкче – Заббаров А.Ф. Котлыйбыз!
15 январь көнне Теләче чаңгы базасында 1-11 класс укучылары арасында чаңгы ярышлары булып узды. Баландыш төп мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Хайретдинов Ибрахим 1 нче урын алды. Котлыйбыз!
15 гыйнвар көнне Теләченең «Батыр» спорткомплексында «Мәктәпкә Мини-футбол»Бөтенроссия проекты кысаларында мини-футбол буенча ярышлар узды.
Финал турында Теләче урта мәктәбе командасы 2 нче урынны яулады. Тренерлар: Хабиров Р. Г., Нәҗметдинов и. К., физкультура укытучылары-Хәкимов Р. Р., Сәлахиев б. р.