ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бу бәйрәмне шулай ук балалар да, олылыар да сагынып котеп алалар. Бу көнне иртэнге якта балалар словатлар эйтеп, өйдән-ойгә кереп акча җыеп йөрсәләр, кич белән олылар, авыл яшьләре үзләрен танымаслык итеп киенеп ипи җыярга чыгалар. Һәрбер өй хуҗасы киенеп кергән нардуганчыларны пешкән тәм-томнар белән сыйлап чыгара. Өй хуҗаларына рәхмәтләр әйтеп, бәйрәм белән котлап, исәнлек-саулык теләп чыгып китәләр.  

Бәйрәмгә авыл халкы, балалар, кайткан кунаклар,  бәйрәмнең күрке  Кыш бабай һәм Кар кызы килгән иде. Шулай ук бәйрәм белән котларга авыл җирлеге башлыгы Гиниятов Р.М. та  килгән иде. Бәйрәм табышмаклар, шигырьләр, җыр-бию белән үрелеп барды. Бәйрәмдә атктив катнашучылар истәлекле бүләкләргә лаек булды.

7 гыйнвар  көнне Теләче районы Олы Нырсы авылында  китапханәче һәм мәдәният йорты җитәкчесе балалар өчен  “Күнелле уеннар” дип исемләнгән эстафета-ярышлар уздырды.

Әлеге уңайдан Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Халык җәүһәрләре"исемле  берләшмәгә йөрүчеләр белән "Туган ягым - яшел бишек" исеме астында әдәби сәгать уздырылды.Чара барышында язучының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырылды. Әсәрләренә күзәтү үткәрелде, шулай ук кайбер әсәрләреннән өзекләр кычкырып укылды.

8 гыйнвар көнне Максабаш авылы китапхансендә  мәдәният йорты белән берлектә  "Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылары өчен кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс уздырылды.

Балалар төрле конкурсларда катнашып көч сынаштылар.  Бәйрәмгә Кыш бабай һәм Кар кызы да чакырылган иде. Балалар аларга үзләренең хөнәрләрен күрсәттеләр, җырладылар һәм биеделәр. Кыш бабай һәм Кар кызы исә аларга  үзләре алып килгән күчтәнәчләрен өләштеләр.

Кичәдә төрле күңелле уеннар, балалар өчен көтеп алган  Кыш бабай белән Кар кызы үзләренең нәни дусларына урман җәнлекләрен дә кунакка алып килеп, сабыйларны  шатландырдылар.

Шәдке балалар бакчасында һәр эшнең максаты һәм бурычлары төгәл күрсәтелә.  Тәрбияче балаларны прогулкага  алып чыкканда түбәндәге максат һәм бурычларны  куя:  балаларның сәламәтлеген ныгыту, физик  һәм акыл үсешен үстерү, организмны чыныктыру күнекмәләрен өйрәнүне дәвам итү.  Саф һавада ял итү авыруларга каршы торучанлыкны ныгыта.  Балалар прогулкада хәрәкәтле уеннар уйныйлар,  йөгерәләр.  Бу вакытта организмда матдәләр алмашы дөрес эшли, аппетит яхшыра. Баланың үз-үзенә ышанычы арта: кыю, җитез, бик актив була, тормышка карашы үзгәрә. Шуңа күрә дә балалар бакчасындамы, өйдәме балалар белән саф һавада ял итү бик мөһим нәрсә.

Мәдәният хезмәткәрләре  авыл халкын һәм кунакларны саф һавада оештырылган күңелле бәйрәмгә чакырып таудан шуу, итекле хоккей уйнау мөмкинлеге, аркан тартышу, итек киеп күңелле уеннар һәм конкурслар тәкъдим иттеләр.

Балалар - китапханәнең иң көтеп алынган кунаклары. Аларга ныклы сәламәтлек, киләчәктә дә китапханәнең актив укучылары булуларын теләп Кыш бабай һәм Кар кызы китапханәнең истәлекле бүләген тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International