Турнирда Теләче муниципаль районы башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Гарипов Илнур Мәхмүт улы катнашты.
Бәйрәмгә авыл яшьләре генә түгел, өлкән буын да килгән иде.
4 январь конне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл яшьләре белән саф һавада «Күңелле яллар» дип исемләнгән уеннар оештырдылар.
Балалар биеп,күңелле уеннар уйнап рәхәтләнеп ял итте.Кыш бабай да капчык тулы күчтәнәчләр өләште.Бер генә бала да буш кул белән китмәде.
Махсус шушы бәйрәмгә дип бүләкләр алып ярдәм иткәннәре өчен Сафин Илдус,Галиәхмәтов Айзатлар гаиләсенә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Балалар рәсемнәрдә кышкы табигать матурлыгын тасвирладылар. Шулай ук Кыш бабай һәм чыршы рәсемнәрен бик яратып ясадылар.
2021 нче елның 9 нчы гыйнварында Теләченең чаңгы базасында гомумбелем бирү учрежденияләре , оешмалар , предприятиеләр һәм авыл җирлекләре командалары арасында Теләче районы оешуга 30 ел тулуга багышланган чаңгы ярышлары булып узды.
2021 елның 5 гыйнвар көнендә Кукчә авылында яшәүче тыл ветераны Хафизова Бибинур Тимерхан кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Бибинур апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Алан авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Быел бу чара 8 январьдә үткәрелде. Лотерея уйнатканда Кыш бабай да килеп китте. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.
6 январь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Әкиятләр иленә сәяхәт” дип исемләнгән кичә уздырдылар. Әкият уку кичәсендә берләшмәгә йөрүче төрле сыйныф укучылары катнаштылар. Балалар Ялкын журналында чыккан төрле илләрнең әкиятләрен укыдылар һәм үзләре белгән әкиятләрне сөйләделәр.
5 январь көнне Баландыш авылы китапханәсендә, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, иң актив китап укучы һәм барлык мәдәни чараларда актив катнашучы балаларны Яңа ел белән котлап үттеләр. Аларга ныклы сәламәтлек, киләчәктә дә китапханәнең, мәдәни тормышның актив укучылары булуларын теләп, кыш бабай һәм кар кызы истәлекле бүләкләрен тапшырды.