ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2017 ел
җомга

Укучыларга яңа китап - журналлар тәгъдим ителде. Алар үзләренә ошаган китап - журналларны өйләренә яздырып алдылар.

Вакытында хәм сыйфатлы итеп, терлек азыгы әзерләү максатыннан, азык әзерләү  комбайннарын, хуҗалыкларның үзйөрешле хәм азык әзерләү комбайннарына дәүләт  техник карау графигы нигезендә,  2017 елның 25 майдан 31 майга хәтле район хуҗалыкларында үзйөрешле хәм азык әзерләү комбайннарына дәүләт техник карау уздырылачак.

17 нче майдан 19 нчы майга кадәр Олы Мишә урта мәктәбе базасында хәрби-кыр сборлары  уза. Теләче районы 10 нчы сыйныф укучы-егетләре өчен оештырылган бу чарада безнең мәктәптән дүрт егет катнаша.Сборда егетләребез армия тормышы белән танышалар,төрле сынаулар үтәләр. Шулай ук булачак солдатлар үзләрен физик яктан да сыныйлар.

17 май  көнне, Халыкара балалар ышаныч телефоны көне уңаеннан, “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге хезмәткәрләре Олы Мәтәскә мәктәбе укучылары белән очрашу уздырды. Очрашуның максаты – шәхесара, өлкәннәр белән аңлашылмаучанлыклардан туган проблемалар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин икәнлеген аңлату иде. Ә булган очракта балага психологик ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт. Шулай ук укучыларга буклетлар  һәм ышаныч телефоны визиткалары таратылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International