ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Күргәзмәгә сәламәт яшәү рәвешен булдыруны, дөрес туклануны, организмны ничек чистартуны, яктырткан әдәбият һәм шушы темаларны тирәнрәк ачып бирергә ярдәм итүче буклетлар һәм искәртмәләр ясап, китап укучыларга өләшенде.

Лесной балалар бакчасы территориясенең, бинаның янгын куркынычсызлыгы таләпләренә  туры килүе тикшерелде. Электр чыбыкларының яңа булуына, беренчел янгын сүндерү җиһазларының төзеклеге һәм  дөрес урнаштырылуына игътибар ителде.  Бакчага  йөрүче балалар  һәм хезмәткәрләр  белән  янгын куркынычын булдырмау  турында әңгәмә  үткәрелде, сораулар бирелде. Тәрбияче үзвакытында белемнәрне киңәйтте, балалар бик кызыксынып янгын сүндерү машинасын ясадылар һәм янгын чыккан вакытта бу машинаның нинди авыр һәм җаваплы хезмәт күрсәткәнен сөйләделәр.

7 апрель- Бөтендөнья сәламәтлек көне. Бу көнне, Олы Мишә урта мәктәбе укучылары, “ Без сәламәт яшәү рәвеше алып барабыз!” девизы астында үткәрделәр. Сәламәтлек көне уңаеннан 9-11 нче сыйныф укучылары арасында волейбол ярышы узды. 2-8 сыйныф укучылары фельдшерлар белән очрашып,  “ Туберкулез белән бергәләп көрәшик!” темасына лекция тынладылар.

9 нчы апрель көнне Теләче урта мәктәбендә «Инклюзивное образование.  Реализация  ФГОС  для детей с ОВЗ  в МБОУ «Тюлячинская СОШ»  темасына укытучылар киңәшмәсе булып үтте. Киңәшмәдә  инклюзив белем бирү өчен җаваплы, башлангыч сыйныфларда белем  бирү буенча директор урынбасары В.Г. Мифтахова төп теманы   яктыртып чыгыш ясады. Укыту – тәрбия эшләренең III  чирек нәтиҗәләре белән  укытучыларны югары сыйныфларда белем бирү буенча директор урынбасары  А.П. Пашина  таныштырды. Мәктәп директоры Р.Р. Нәҗипов  укытучылар коллективын,  укыту-тәрбия эшләрен оештыру һәм укучыларны дәүләт имтиханнарына әзерләу буенча   максатлар һәм бурычлар  белән таныштырды.

Китапханәче балаларга көн режимын саклауның, чыныгуның һәм дөрес туклануның файдасы турында сөйләде. Балалар хәрәкәтле уеннарда, спорт эстафеталарында катнаштылар. Чара барышында “Сәламәтлек иленә сәяхәт” исемле күргәзмәгә күзәтү ясалды.

Җылы яклардан күчмә  кошлар кайта башладылар. Кошлар көне уңаеннан Иске Җөри авылы китапханэчесе  балалар бакчасында    “Кошлар – табигать  дуслары” дип исемләнгән чара үткәрде. Чараның максаты: балаларда кошларга карата  сакчыл караш, мәрхәмәтлек сыйфатлары тәрбияләү; балаларның күчмә кошлар, аларның үзенчәлекле яклары турындагы белемнәрен камилләштерү. Балалар кошлар турында кызыклы, мавыктыргыч презентация  карадылар. Шулай ук табышмакларга җавап таптылар, күңелле җырлар җырладылар. 

“Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дигән әйтемне еш ишетергә туры килә. Ә бит бу сүзләрдә хаклык чыннан да зур. Сәламәтлек безнең иң зур байлыгыбыз. Аны саклау һәм кайгырту – һәрбербезнең бурычы. Һәр эти-әни баласын сәламәт күрергә тели.Баланың сәламәтлегенә исә кечкендән үк игътибар бирү мөһим. Чыныктыру, шәхси гигиена кагыйдәләрен саклау, спорт белән шөгыльләнү кебек кунекмәләрне яшәү рәвеше итеп алганда , бу максатка ирешү җиңел. Мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә, мәктәптә бу юнәлештә чаралар курелсә, балаларыбызның киләчәктә сәламәт булуына ышаныч тагын да арта. Шушы максатны куздә тотып, бүген районыбызнын үзәк хастаханәсе табиблары һәм шәфкать туташлары безнең балалар бакчасында чираттагы планлаштырылган профилактик тикшеру уткәрде. Балалар табибы җитәкчелегендә узган әлеге рейд барышында бакчага йөрүчеләрнең гомуми сәламәтлеге тикшерелде. 

Бу атнада Теләче 2нче балалар бакчкасында патриотик тәрбия бирү максатыннан, физкультура тәрбиячесе Хәбирова А.Р.  мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Закирова А.Х. белән берлектә “Аҗаган” бәйрәмен үткәрде. Балалар командаларга бүленеп төрле уеннарда көч сынаштылар.  Уен  бакча ишегалдындагы  әзерләнгән каршылыкларны җиңүдән башланып китте, ә аннан соң балалар  кар астына яшерелгән сюрпризлы “мина”ларны эзләделәр һәм тапкан һәрберсен чыр-чу килеп “штабка” илтеп тапшырдылар. Иң сонгы этап – флагны эзләп табу иде, балалар махсус карта ярдәмендә флагны эзләп таптылар: нәтиҗәдә дуслык җиңеп чыкты. Бәйрәм бик  кызыклы һәм күңелле үтте. Өлкәннәр һәм уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче сабыйлар да бик сөенеп күзәтте бу уенны, алар  өйрәнеп, көч биреп тордылар.“Аҗаган” тәмамлангач, җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International