4 февраль көнне Теләче Үзәк балалар китапханәсендә “Батырларны хәтерлибез” дигән темага, әфганчыларга багышланган иншалар бәйгесе үткәрелде.
Иншалардан күренгәнчә Теләче мәктәбе укучылары Әфган сугышы турында аз беләләр дип әйтеп булмый, беренче карашка шулай тоелса да. Бәйгегә уннан артык инша тәкъдим ителгән иде, аларның күбесе китап укучыларны таныштыру өчен күргәзмәгә куелды.
Шунысы куанычлы, бәйгенең барлык катнашучылары да батырлар истәлеген хәтерләрендә тоталар һәм олылыйлар, әфган сугышында катнашучыларны беләләр һәм аларга хөрмәт белән карыйлар. Үзләренең эшләрен рәсмиләштерүгә бәйгенең барлык катнашучылары да иҗади якын килгәннәр, шулай ук фотолар һәм автор рәсемнәре белән дә бизәгәннәр иде.