2015 елның 03 февралендэ Казан шәһәрендә КФҮләрдә гражданнарга муниципаль хезмәт күрсәтүләрне тәэмин итү максатында КФҮнең Автоматлаштырылган мәгълүмат системасында эшләү сораулары буенча хезмәт күрсәтүләрнең күпфункцияле үзәкләре һәм муниципаль районнарның башкарма комитетлары хезмәткәрләрен укытуның чираттагы этабы оештырылды.
Укуларда 13 муниципаль районнан (Арча, Әлки, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Кама-Тамагы, Балык бистәсе, Спас, Теләче, Чистай, ) килгән хезмәткәрләр һәм Казан шәһәре вәкилләре катнашты.
Система Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталына кушылган һәм үзәккә хезмәт күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итүче гражданнар турындагы мәгълүматны системага кертергә, гаризаларның электрон бланкларын ясарга, документларны теркәргә мөмкинлек бирә.