2 февраль көнне Субаш авыл китапханәчесе Петрова Лидия, китапханәгә йөри алмый торган китап укучыларның өйләренә барып, аларны газета - журналлар, яңа кайткан әдәби китаплар белән таныштырды.

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

2 февраль көнне Субаш авыл китапханәчесе Петрова Лидия, китапханәгә йөри алмый торган китап укучыларның өйләренә барып, аларны газета - журналлар, яңа кайткан әдәби китаплар белән таныштырды. Алар газеталардан бигрәк тә "Безнең гәҗит", "Туганайлар", "Ирек мәйданы" газеталарын үз иттеләр. Күбрәк әдәби китапларны алып килүне сорадылар. Марат Кабиров, Гөлсинә Галиуллина, Зифа Кадырова китапларын үзләренә укырга калдырдылар. Алар бик канәгать булып калдылар. 
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International