4 нче февраль көнне Теләче авылында яшәүче Смирнова Зоя Петровнага 90 яшь тулды. Шул уңайдан аны истәлекле бәйрәме белән Теләче муниципаль районының аппарат җитәкчесе Илдар Мөбинов, “Родник” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Мортазин, һәм Теләче авылы җирлеге башлыгы Илнур Хәмидуллин тәбрик иттеләр. Килгән кунаклар Зоя Петровнага иң җылы теләкләрен җиткереп, Россия Президенты Владимир Путинның һәм Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсен тапшырдылар. Моннан тыш, юбилярга чәчәк һәм истәлекле бүләк тә бирелде.