Түбән Саурыш башлангыч мәктәбендә сугыш темасына төрле чаралар үткәрелә. Бүген без, “Җиңү яулаган якташым”дигән темага дәрес үткәрдек. Укучылар үзебезнең авылдашыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрипов Муса Шәрип улы турында презентация карадылар, аның сугышчан батырлыгы турында бик күп мәгълүмат алдылар. Муса бабай – мәктәбебезнең еш кунагы. Ул һәрвакыт укучылар белән очрашуга килә. Аларга үзенең сугышчан юлы турында сөйли, истәлекләре белән уртаклаша.