2015 нче елның 2 февралендә Шәтке мәдәният йортында халык җыены узды.

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

2015 нче елның 2 февралендә Шәтке мәдәният йортында, Теләче муниципаль районы башлыгы  И.Ф.Зарипов,аның урынбасары А.Г.Фатхуллин, Теләче муниципаль районы башкарма  комитет җитәкчесе А.Г.Мирсаетов,Теләче  районы прокуроры Р.Ф.Сунгатуллин  һәм районның оешма җитәкчеләре  катнашында халык җыены узды. Җыелыш башланыр алдыннан, Шәтке  мәдәният йорты каршындагы үзешчәннәр  концерт куйдылар. Җыенда, Шәтке авыл җирлеге башлыгы Кадыйров Ф.Г.ның, Шәтке урта мәктәбе директоры Ибушев А.А.ның, участок полициясе һәм Шәтке авыл җирлеге территориясендәге оешма җитәкчеләренең отчетлары тыңланды.

Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов И.Ф. халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Соңыннан авыл җирлеге эшләрендә актив катнашкан гражданнарга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International