Олы Мәтәскә авылында ел саен олуг язучы Фатыйх ага Хөснинең туган көне искә алынмыйча калмый. Быел да китапханәче Хуҗиәхмәтова Зәнфирә “Йөрәк түребездә син – Фатыйх ага”дип исемләнгән мәдәни чара оештырды. Шулай ук язучыга багышланган күргәзмә дә эшләнде. Бу чара мәктәп укучылары катнашында үтте. Балалар язучының тормыш юлы, иҗаты белән кызыксындылар. Күргәзмәгә куелган китапларын карадылар. Һәм дә музей- га кереп язучының экспонатлары белән таныштылар.