Безнең Иске Җөри балалар бакчасында көн саен йокыдан соң балалар белән чыныктыру гимнастикалары ясыйбыз. Кулдан ясалган ковриклар өстеннән йөреп, аякларны чыныктырабыз. Урыннарыбызда яткан килеш төрле хәрәкәтләр белән гәүдәләрне язабыз. Барлык балалар да бу хәрәкәтләрне яратып ясыйлар. Гимнастика балаларга йокыларыннан уянырга ярдәм итә,аларның кәефләре күтәрелә, активлыклары арта.