05.02.20154 февраль көнне безнең Олы Мишә балалар бакчасында "ФГОСка нигезләнеп белем һәм тәрбия бирүнең үзенчәлекләре" дигән темага чираттагы ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта "ФГОС һәм УМКны куллану - бүгенге көн белем һәм тәрбия бирүдә заман таләбе", "ФГОСны куллануда ата-аналар белән хезмәттәшлек" дигән темаларга чыгышлар ясалды. Ата-аналар җыелышында Олы Мишә гомуми белем бирү урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гиниятуллина Н.М.да катнашты. Ул әти-әниләргә баланы мәктәпкә әзерләүдә ФГОСның әһәмияте турында сөйләде. Аның чыгышы барысында да зур кызыксыну уятты. Соңыннан үзара фикер алышулар булды. Җыелыш әти-әниләр һәм хезмәткәрләр өчен дә файдалы узды.
Соңыннан . фельдшер Гильманова Г.К. ОРЗ, ОРВИ, грипп авыруларыннан ничек саклану, авырту очрагында нинди дарулардан файдалану турында үзенең киңәшләрен җиткерде. Җыелыш бик җанлы узды.