5енче февраль көнне безнең Максабаш балалар бакчасына район үзәк шифаханәсеннән табиблар һәм шәфкать туташлары килделәр.

2015 елның 6 феврале, җомга
  5енче февраль көнне  безнең Максабаш  балалар бакчасына район үзәк шифаханәсеннән табиблар һәм шәфкать туташлары килделәр. Алар үзләренең планнары буенча балаларга профилактик медицина күзәтүе уздырдылар. Белгечләр балаларның сәламәтлекләрен тикшереп, гомуми анализлар да алдылар.  Сәламәтлек саклау, грипптан саклану һәм башка бик кирәкле тәкъдимнәр, мәгълүматлар бирделәр.  Шунысы сөенечле – балалар барысы да сау –сәламәт. Алга таба да шулай булсын иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International