Олы Нырсы балалар бакчасында кечкенә генә милли музей почмагы бар.

2015 елның 6 феврале, җомга

Безнең балалар бакчабызда кечкенә генә милли музей почмагыбыз бар.Анда халкыбызның борынгы көн-күреш әйберләреннән:бала бишеге,бала арбасы,читек,чабаталар,түбәтәй,калфаклар,самавыр,кулдан сугылган ,чигелгән сөлге-кашагалар, милли бизәкләребездән торган альбомнар,стендлар һәм башка бик күп әйберләр тупланган.Балалар бу музейга керергә бик яраталар.Алар монда туган илебезнең тарихи үткәне ,гореф-гадәтләре белән танышалар.Бу почмак балаларга татар халкының милли киемнәре,матур йолалары,борынгы бәйрәмнәре белән якыннан танышырга  ярдәм итә."Хәтерләүдән курыкма син,үткәнеңне онытма син!,Бел син ерак бабаңнарның ничек итеп көн иткәнен,нинди уйлар,нинди моңнар безгә калдырып киткәнен!"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International