5 нче февраль көнне Олы Нырсы авыл китапханәсендә “Әдәбият елы” уңаеннан Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның туган көненә багышлап әдәби кичә үткәрелде. Кичәгә озайтылган көн төркеме балалары килде. Язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырылды. Шигырьләре яттан сөйләнелде.