2015 елның 4 февралендә «Батыр» спорткомплексында «Теләче» балалар спорт мәктәбе волейбол буенча 1999 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында район беренчелеген үткәрде.
Ярышларны ачу тантанасында муниципаль районнын яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Галеев А.В. катнашты һәм чыгыш ясады. Ярышларда барлыгы 9 мәктәп, 72 укучы катнашты.
Гомумкоманда урыннары:
1-Лесной бистәсе
2-ИскеҖөри
3-Олы Нырсы
Җинүчеләргә диплом һәм медальләр тапшырылды, ә җиңүче команда кубокка лаек булды.