Чаңгыда йөрү - балалар бакчасында физик тәрбия бирүдә зур роль уйный.

2015 елның 7 феврале, шимбә
Чаңгыда йөрү - балалар бакчасында физик тәрбия бирүдә зур роль уйный. Ул мәктәпкәчә белем бирү системасының төп программасына кертелгән. Балаларга чаңгыда йөрү бик кызыклы һәм файдалы. Әлеге шөгыльнең әһәмияте - баланың физик үсешен тәэмин итү һәм организмны чыныктыруда. Бүгеннән безнең бакчада да балалар чаңгыга бастылар. Алар бик кызыксынып һәм җиңелчә дулкынланып, тырыша-тырыша үзләренә тиешле араны бик теләп атладылар. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл, диләр. Cау-сәламәт булыгыз, балалар!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International