7 нче февраль көнне җаваплылыгы чикләнгән "Алан" хужалыгында еллык эшләгән эшләренә отчёт ясалачак. Әлеге хезмәт бәйрәменә без сәхнәне темага туры китереп бизәргә тырыштык. Шулай ук әлеге мәдәни чарага көн саен балалар белән репетициялэр бара, - дип хәбәр иттеләр безгә Алан мәдәният йортыннан.