7 март көнне Урта Мишә мәдәният йортында 8 март- “Халыкара хатын-кызлар” көненә карата “Урта Мишәдә –аулак өй” өй дигән кичә үткәрелде. Кичәдә 45-48 яшьендәге апа-абыйлар катнашты. Бу кичәдә шулай ук тәҗрибә белән уртаклашу максатыннан Субаш аылы клубы каршында эшләп килүче “Нардуган” керәшен фольклор ансамбле дә катнашты. Кичә бик күңелле үтте. Бу кичә безнең элеккеге йолаларыбызны, яшь буынга өйрәтү максатыннан үткәрелде.