ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Анда рухи байлык алудан тыш, язучылар белән очрашасың, яңалыкларны белергә омтыласың... Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Ел ахырында ел саен китапханәдә «Иң күп китап укучылар» белән очрашу оештырыла. Бу чара быел да 24 нче декабрь көнне үткәрелде. Чарада яратып укыла торган китаплардан китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Актив китап укучылар белән кызыклы сорауларга җавап формасында уен оештырылды. Чара бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.

24 декабрь көнне Теләче районында Балалар сәнгать мәктәбе, «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлекчәсе Балалар китапханәсе белән берлектә Яңа елга багышланган уен - квест үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре балалар өчен Ш.Перро әсәрләре буенча әдәби станция әзерләделәр. Биш командадан торган катнашучылар «Итекле песи» дип аталган кроссворд чиштеләр. Кичә Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән берлектә Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.

1 нче кечкенәләр һәм 2 нче кечкенәләр төркем балалары Кыш бабай һәм Кар Кызы белән күңел ачтылар, кыш турында шигырьләр яратып укыдылар, әкият геройлары белән бергә җырладылар, биеделәр, күңелле уеннарда катнаштылар. Барысы да Яңа ел бүләкләре һәм искиткеч бәйрәм кәефе алдылар!

Гаилә-ул терәк һәм көч чыганагы. Нык, тату күп балалы гаиләләр мәхәббәт, игелек, әхлак һәм рухилык кебек мөһим кыйммәтләрне саклыйлар һәм тапшыралар. Алар көчле җәмгыять һәм көчле ил өчен нигез булып тора. Күп балалы гаилә-бәхет кенә түгел, ул зур хезмәт һәм зур җаваплылык.  


24
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

21 декабрь көнне  Пушкин картасы федераль программасы кысаларында Иске Җөри авылы модель  китапханәсендә "Яңа елга чыршы уенчыгы" ясау буенча мастер-класс уздырылды.  Китапханәчеләр балаларга Яңа ел бәйрәме, Яңа ел уенчыгы тарихы, Яңа Елның иң популяр символлары турында кызыклы кызыклы хикәя сөйләделәр. Балалар Яңа ел уенчыгын кәгазь, җилем һәм кайчы ярдәмендә ясадылар.

Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында Яңа ел иртәләре башланды, һәм бизәкле чыршыга беренче булып уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек  төркемнәре килде. Балалар Кыш бабай һәм Кар Кызы, әкият геройлары Убырлы карчык, Шурале һәм Мияу батыр белән очраштылар. Балалар матур чыршы янында Кыш бабай һәм Кар кызы белән күңел ачтылар. Алар әйлән-бәйлән йөрделәр, шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар, биеделәр.  Әлбәттә инде балалар янына Кыш бабай бүләкләр белән килде. Бәйрәм балаларга бары тик уңай эмоцияләр  генә  китерде   һәм  Яңа  елны   якынайтты.

19-21 декабрьдә Буа шәһәрендә "Теләче" өстәмә белем бирү педагогы Рөстәм Габделгазиз улы Хәбиров җитәкчелегендәге 2007-2008 елгы яшүсмерләр командасы мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге финалында катнашты. Ярышларда 12 команда катнашты. Безнең команда составына Яхин Ислам, Исмәгыйлев Самир, Зәйниев Риназ, Ибраһимов Делюс, Фатихов Руслан, Абдуллин Самир, Ибраһимов Илназ, Мөхәммәтшин Ралиф керде. Безнең егетләр 3 нче урынны алдылар..Яхин Ислам беренчелекнең иң яхшы өч уенчысының берсе дип танылды.


23
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Абде авыл китапханәсе мәдәният йорты директоры белән бергәләп иң күп балалы гаиләгә - Ванишиннарга бардылар, анда ата-аналарның 6 баласы бар һәм тагын җиденчесен көтәләр. Чара башында без аларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырдык, балалар бик теләп «Гаилә калейдоскобы» интерактив уенда актив катнаштылар, анда алар гаилә кыйммәтләре һәм зур гаиләдәге тормыш темасына үз белемнәрен тикшерә алдылар. Күркәм гадәт буенча, очрашу тәмле чәй эчү белән тәмамланды. Күңелле әңгәмә вакытында, чәй эчкәндә, әти-әниләр күп балалы гаиләдәге тормыш турында кызыклы тарихлар белән уртаклаштылар, аралаштылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар. Очрашу кызыклы, бай эчтәлекле булды.

22 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә якташ язучыбыз Мәхмүт Хәсәновның тууына 97 ел тулу уңаеннан ”Аҗаганнар уйнаткан әдип” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче укучыларны М.Хәсәновның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, укучылар юмористик хикәяләрен укыдылар. Язучының иҗаты белән  танышу өчен, китапханә фондында булган китапларыннан “Шушы яктан, шушы туфрактан без!” исемле китап күргәзмәсе оештырылды.

Гаилә җәмгыятьнең иң мөһим институтларыннан берсе һәм шәхесне социализацияләүнең иң беренче баскычы булып тора. Күп балалы гаилә көне тормышыбызда аның мөһимлеге турында уйланырга, якыннарыбызга һәм туганнарыбызга игътибарлы булырга мөмкинлек бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International