ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2023 ел
җомга

4 февраль көнне Сауш авылы китапханәсендә балалар өчен «Пришвиннан - табигать табышмаклары» дигән темага әдәби сәгать үткәрелде. М. Пришвинның исеме балачактан һәркемгә «Кладовая солнца», «Говорящий грач», «Лисичкин хлеб» һәм башка хикәяләр авторы буларак таныш. Укучыларга «Пришвин хикәяләрендә тере дөнья» китап күргәзмәсе тәкъдим ителеп, андагы китапларга күзәтү ясалды. Балалар әдәби викторинада бик теләп катнаштылар, М.М. Пришвин әсәрләрендәге геройларны яхшы танып белүләрен күрсәттеләр, Аларга «Журка», «Охота за бабочкой» хикәяләре кычкырып укылды.

Һөнәр - ул кешенең яраткан шөгыле. Кеше үзенең һөнәрен яратса гына, аның чын остасы була ала, зур уңышка ирешә. Үзенә туры килгән һөнәрне дөрес сайлау кеше язмышында зур роль уйный.  Хәзер заманалар үзгәрде. Замана белән кешеләр дә, һөнәрләр дә үзгәрде.

   3 февраль  көнне язучы-прозаик, әдәби тәнкыйтьче, 1936 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы, публицист һәм драматург, безнең горурлыгыбыз, йөзек кашыбыз Фатих ага  Хөснинең 115 еллык юбилее. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Фатих  Хөснине беләсезме?” дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Мәктәп укучылары катнашындагы бу чара Фатих Хөснинең тормыш юлына, иҗатына багышланды.

8 февральдә Россия фәне көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмне  академиклар, галимнәр, профессорлар һәм студентлар бәйрәм итә . Бүген Олы Мишә урта гомуми белем бирү мәктәбендә бу темага сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Укучыларда  фәнгә, тикшеренүләргә һәм ачышларга кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләнде.

2023 елның 4 февралендә Иске Җөри урта мәктәбе укучылары 1 турны уңышлы узып, Казан шәһәрендә Совет районының 90 гимназиясендә узган "Интеллект. Мәдәният. Карьера -2023 " конкурсында катнаштылар. . Мортазина Гөлфия үз проектын КФУ укытучылары кергән жюри әгъзалары алдында яклады һәм 2 нче дәрәҗә дипломант булды, Зарипова Нурзилә үз проектын төгәл фәннәр секциясендә яклады, аның составына Иннополис мәктәбе укытучылары кергән жюри әгъзалары алдында яклады, катнашучы сертификаты алды.

Әлеге ярышларда балаларны  сәламәтләндерү – белем бирү (профильле) үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Виктория Евгеньевна Белоусовада тәрбияләнүче укучылар  катнашты.

     Агымдагы елның 05 февралендә  Байлар Сабасында  2013 елда һәм аннан яшьрәк,2011-2012 елларда туган укучылар арасында «Татарстанның бадминтон өметләре – 1 тур» республика ярышларының зона этабы узды. Өстәмә белем бирү педагоглары Галимҗанов Рәмис Рафис улы, Галимов Данил Илгиз улы җитәкчелегендә 17 бала катнашты.

 5 нче февраль көнне Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең яшь бадминтончылар командасы ТР муниципаль берәмлекләре арасында үткәрелгән “Татарстанның бадминтон өметләре “ярышларының зона этабында катнашты.Ярышлар " Саба-Арена"да узды.

4 февральдә  Теләче район үзәк хастаханәсендә ел саен үткәрелә торган «Ак халатлы фәрештәләр»һөнәри юнәлеш бирү медицина фестивале узды. Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучылары бу фестивальдә катнаштылар. Алар төзекләндерелгән хастаханәне карадылар. Табиблар укучыларны үз һөнәрләре белән таныштырып,хезмәтләренә карата мәхәббәт уяттылар.

3 февральдә район мәдәният йорты базасында В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты вәкилләре белән һөнәри юнәлеш бирү характерындагы чара узды.Бу чарада Баландыш мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучылары  да катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International