ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Бу бәйрәмне без – Гражданнар, Ак Финнар,  Бөек Ватан сугышында үз-үзен аямыйча кан койган, Ватан азатлыгы өчен зур батырлыклар күрсәткән ата-бабаларыбызны искә алу, аларның рухын яңарту, хәрбиләрне, Ватан сакчыларын, тыныч тормышта фидакарь хезмәт белән ил куәтен арттыруга, аның иминлеген ныгытуга лаеклы өлеш кертүчеләр көне буларак билгеләп үтәбез.


18
февраль, 2022 ел
җомга

Алан мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, авыл яшьләре арасында эчкечелекне кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, «Яшьләр алкогольгә каршы» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде.  Чара барышында мәдәният хезмәткәрләре физик культура, спорт белән шөгыльләнү, китапханә һәм мәдәният йортына бару, буш вакытны кызыклы итеп үткәрү - болар барысы да алкоголь куллануга каршы тора, - дип азсызыкладылар. Шулай ук  катнашучыларга китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Анда  алкогольнең җимергеч көче, җәмгыятькә зыян китерүе турында язылган  китаплар урын алган иде.

Тыныч вакытта күпме ватандашларыбызның - әле иңнәре дә ныгып җитмәгән 18-19 яшьлек егетләрнең - моңарчы күрмәгән-белмәгән таулы-ташлы җирдә канлы бәрелешләрдә туган илләренә тугрылыгын сынаган, сугышчан дусларын югалту ачысы йөрәкләрендә мәңге төзәлмәс яра калдырган, күпме аналарның газиз улларын мәңгелеккә тартып алган ул Әфган сугышы!

15 февраль көнне Шәтке авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре “Афганстан безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрде. Кичәдә Афганстанда хезмәт иткән авылдашларыбыз Галлямов Мулланур һәм Гимадиев Фәннисләр катнашты.

15 февраль көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә, халкыбызның горурлыгы - каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан оештырылган китап күргәзмәсе янында “Җәлил яши – Җәлил мәңгелек” исемле шигырь кичәсе үткәрелде.

Ватаныбызның батыр һәм тугры солдатының исеме безнең илдә генә түгел, бар дөньяда билгеле. Аның "Моабит дәфтәрләре"н тетрәнми укып булмый. Фашист коллыгына эләккәч тә, рух ныклыгын саклап кала алган, дошманга каршы көрәшен дәвам иткән Җәлилнең якты исеме халык хәтерендә яши.

15 февраль көнне мәктәп белән берлектә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулуга багышланган «Жизнь, ставшая подвигом» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында тыңлаучылар шагыйрьнең тормышыннан, балачак һәм яшүсмер елларыннан кызыклы фактлар, әдәби эшчәнлек, аның ничек сугышуы, әсирлеккә эләгүе һәм аның «Моабит дәфтәре» дип аталган автобиографик җыентык турында белделәр. Җыенҗык  күп телләргә тәрҗемә ителгән. Чарада катнашучылар шагыйрьнең дулкынландыргыч шигырьләрен бик игътибар белән тыңладылар һәм сөйләделәр.  

Олы Нырсы урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Илзирә Фәттахова IV Халыкара "Җәлил укулары" әдәби бәйгесендә 3 урынга лаек булды. Котлыйбыз!

Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фатих Хөснинең тууына 114 ел тулды. Әлеге истәлекле көн уңаеннан китапханәбездә күргәзмә эшләнде. Аның тормыш юлы, бай иҗаты хакында кызыклы әңгәмә, әсәрләренә күзәтү оештырылды. Китап укучыларыбыз “Йөзек кашы”, “Җәй башы”, “Авыл өстендә йолдызлар”, “Җәяүле кеше сукмагы”, “Утызынчы ел”, “Мәйдан”, “Гыйльмениса һәм аның күршеләре” исемле әсәрләрен яратып укыйлар.

Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортының “Наз” бию коллективы китапханә белән берлектә Теләче боз сараена сәяхәт кылдылар. Тимераякта шуып, бер-берсе белән узышып ярыштылар. Әлеге спорт төре биюче егет - кызларыбызның күңелләренә хуш килде.

Язучы-прозаик, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм драматург Фатих Хөсни (Фатих Хөснетдин улы Хөснетдинов) 1908 елның 3 февралендә Теләче районы Олы Мәтәскә дигән авылда урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Фатих Хөсни—гомере буена халкыбызның күркәм сыйфатларына, гадәтләренә дан җырлаган, бигрәк тә аның гади һәм тыйнак кешеләренә, татар авылына сокланып бик күп матур иҗат әсәрләр иткән, танылган әдип.  Авылыбызда язучының туган көне ел саен билгеләп үтелә. Быел  Олы Мәтәскә авылы мәдният хезмәткәрләре аның иҗатына гашыйк бер төркем авылдашларыбызга Фатих Хөсни музеена  экскурсия оештырдылар.  “Без- Фатих Хөсни оныклары“ дип исемләнгән шигырь бәйгесенә дә нәтиҗә ясалды. Катнашучыларга гармоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Баландыш авылы китапханәсендә, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, Республикабызда “Цифрлаштыру елы” башлану уңаеннан “Без замана балалары” дип исемләнгән чара оештырылды. Укучылар, ике командага бүленеп, цифрлаштыру белән бәйле төрле сорауларга җавап эзләп, ребус һәм башваткычлар чишеп, үзара көч сынаштылар. Шулай ук алар фото-видео, слайдларны җиңел ысул белән ясарга ярдәм итә торган сайтлар белән таныштылар. Кич күңелле, ә иң мөһиме – файдалы һәм кызыклы үтте

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International