Матбугат көне – ул кәгазь мәгълүмат таратучылар бәйрәме, вакытлы матбугатны булдыру белән бәйле барлык кешеләрнең бәйрәме. 22 гыйнвар көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә "Матбугат дөньясына сәяхәт"дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче 2021 елның беренче яртыеллыгына периодик басмаларның исемлеге белән таныштырды. “Безнең мирас”, “Идел”, “Мәйдан” журналларының яңа саннарына күзәтү үткәрелде.
22 нче гыйнварда Теләче урта мәктәбендә Теләче муниципаль районы Дәүләт янгын надзоры начальнигы Хакимуллин Ленар Мулланурович һәм өлкән инспектор Тимерханов Ленар Марселевич булып киттеләр. Алар мәктәптә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлешен тикшерделәр. Ленар Мулланурович һәм Ленар Марселевич укучыларга һәм укытучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмә үткәрделәр.
Иң беренче сүзләрне дә без туган телдә әйтәбез. 22 январь көнне Югары Мәтәскә авыл клубында "Туган телне саклыйк" дигэн темага әңгәмә үтте. Әңгәмә барышында балаларга туган телне белергә һәм сакларга кирәклеге турында әйтелде. Соңыннан алар саф татар телендэ шигырьләр укыдылар.
Чарада 3-6 сыйныфта укучы, мәдәният йортына берләшмәләргә йөрүче балалар үзара ярышып, көчләрен сынап карадылар.
Дети изобразили на рисунках красату зимней природы.
21 гыйнвар көнне Баландыш авыл китапханәсендә 5-6 сыйныф укучылары өчен «Һәркем Холокост турында белергә тиеш» дип исемләнгән тематик дәрес үткәрелде.
“Татар сүзе” республикакүләм конкурсында катнашып Алан авылы китапханәсенең актив укучысы Гарипова Ләйлә Мәүлетгали кызы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Конкурс эше итеп ул якташыбыз Дания Гайнетдинованың “Сихри кыш” әсәрен тәкъдим итте.
Шул уңайдан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Холокост память поколений” дип исемләнгән тематик дәрес уздырылды.
Татарстанда 2021 нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Күкчә авыл китапханәсендә “Милли тел – милләт яшәешенең нигезе” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Бу күргәзмәдәге китаплар белән һәркем таныша ала.
21 январь көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Без кышны яратабыз" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Балалар рәсемнәрдә кышкы табигатьнең матурлыгын сурәтләделәр.