Көз темасына рәсем ясау белем бирү программасының мәҗбүри өлеше булып тора, чөнки ул төп көзге сынамышларны яхшырак өйрәнергә, көзге төсмерләрнең палитрасын үзләштерергә, төрле сәнгать материаллары белән эшли белүне ныгытырга мөмкинлек бирә. Балалар бакчасы өчен көзге рәсемнәрне, традицион булмаган алым кулланып, төрле техникаларда башкарырга мөмкин, ләкин балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып. Балалар рәсемне Көз буяулары белән ясадылар. Барысы да эшләрне бик яхшы башкардылар.
Ак таяк - ул күзләре күрмәүчеләргә хәрәкәтләнгәндә ярдәм итә торган таяк. Бу көнең исеме дә шуның белән бәйле. Әлеге көн уңаеннан Субаш авыл китапханәсе клуб белән берлектә “Ак таяк - ярдәмче һәм яхшы дус” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде.
Беренче кар, гадәттәгечә, елдан-ел соң көзгә туры килә,һәм бу барыбер дә көтмәгәндә була. Бервакыт иртән уянасың, ә урамда бар да ак. Менә бүген дә балалар бакчага килеп җиттеләр, кем күбрәк кар күргән, дип алдан сөйләделәр. Тәрәзәгә еш кына карап, балалар урамга чыгу вакытын түземсезлек белән көттеләр. Менә көтеп алынган сәгать тә җитте. Балалары шатланып урамга ашыктылар, беренче кар белэн уйнадылар, һәм барысының да бер теләге иде-кар гына эрмәсен. Кар аз булса да, балалар кар бабайларын ясадылар. Тиздән чын кыш килеп җитә һәм үзе белән кар, шатлык һәм көлүләр алып киләчәк.
Теләче урта мәктәбендә федераль программага нигезләнеп эшләнгән “ Үсеш ноктасы” үзәгендә информатика, тормыш иминлеге нигезләре, шахмат һәм проектлар зонасы һәм малайлар белән кызлар өчен аерым хезмәт кабинетлары эшли. “ Үсеш ноктасы” үзәгенең максатлары бик изге – балаларны хезмәткә һәм һөнәргә өйрәтү, шахмат, яңа проектлар ярдәмендә максатчан һәм иҗади уйлый беләче балалар тәрбияләү.Бу кабинетларда даресләр һәм сыйныфтан тыш чаралар үткәрелә. Мәктәп укучылары « Робототехника» , « ЗD –моделирование «, « Авиамоделирование» , « Шахматлар», “ Кисү һәм тегү” һәм “ Уйлап табу” түгәрәкләрендә бик теләп шөгыльләнәләр. “Шахматлар”түгәрәген А.П. Абдурахманов үткәрә.
Баландыш авыл китапханәсендә “Җәлил укулары - 2020” Халыкара әдәби бәйгесенең район күләменә сайлап алу туры уздырылды. Шакирова Алисә башкарыунда Муса Җәлилнең “Шагыйрь” шигыренең видеоязмасы конкурскның район турына җибәрелде.
5 ноябрь көнне Баландыш авылы китапханәчесе Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Зур этнографик диктант" дип исемләнгән V Халыкара агарту акциясендә катнашты. Әлеге акция халыкның этнографик грамоталылыгын, Россия халыклары турындагы белемнәрен бәяләү максатыннан үткәрелә.
Бу ялларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан Иске Җөри авылы китапханәсендә укучылар белән “Әкият дөньясына сәяхәт” дип исемләнгән чара узды. Укучылар яңа кайткан әкият китаплары белән танышты, аларны кычкырып укыды, викторина сорауларына җаваплар бирде.
Шәтке мәдәният йорты хезмәткәрләре кызыксынучан, тырыш, җитез һәм тәвәккәл балалар өчен "Бергә уйнарга күңелле" дигән чара үткәрделәр.
5 ноябрь көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре «А, ну-ка угадайка» дип исемләнгән интерактив уен үткәрделәр. Үз эрудицияңне тикшерергә һәм әкиятләр өлкәсендә үз белемнәре белән ялтырарга теләгән кызлар һәм малайлар өчен әлеге танып-белү уенының темасы булды. Уен танылган ток-шоу "Могҗизалар кыры" кагыйдәләре буенча үткәрелде.
“Күңелле каникуллар” проекты кысаларында Алан авылы китапханәсендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан “Дуслык эстафетасы” дип исемләнгән чара үткәрелде. Чара барышында балалар белән витаминнарның кеше сәламәтлегенә файдалы йогынтысы, шәхси гигиена турында әңгәмә үткәрелде, “Сәламәтлекне яшьтән сакла!” дип исемләнгән слайд-презенция күрсәтелде.