Октябрь аенда күренекле балалар язучысы, шагыйрь Җ.Дәрзаманның тууына 75 ел тулу уңаеннан “Талантлы каләм иясе” дип исемләнгән күргәзмә куелды. Анда шагыйрьнең күп кенә китаплары урын алды
15 октябрь – Хәтер көне, 1552 елда Явыз Иван гаскәре явыннан Казанны саклаганда hәлак булган бабаларыбызны искә алу, аяусыз сугышта шәhит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию көне. Шушы уңайдан Олы Мәтәскә китапханәчесе һәм мәдәният йорты директоры «Узган еллар – изге истәлек» дип исемләнгән тематик дәрес үткәрделәр. Бу чарада югары сыйныф катнаштылар. Китапханәче аларга 468 ел элек булган вакыйга турында сөйләп үтте.
30 нчы сентябрь көнне Теләче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары Казань шәһәрендә кызыклы сәяхәттә булып кайттылар. Укучылар , җитәкчеләре тәрбия эшләре буенча директор урынбасары А.Н. Зиганшина һәм психолог З.З. Габдрахманова белән “ Россия – минем тарихым” дигән тарихи күргәзмәдә булдылар. Илебез тарихына багышланган сәяхәт барысына да бик ошады һәм искиткеч кичерешләр калдырды.
Теләче урта мәктәбенең яшь спортчылары волейбол буенча Теләче муниципаль районы беренчелегендә катнаштылар. Яшьләр командасы ярышларда уңышлы чыгыш ясады һәм I урын яулады. Район ярышларына яшь спортчыларны Теләче урта мәктәбе физкультура укытучысы Р.Р. Хәкимов һәм Б. Р. Салахиев әзерләде. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!
Теләче урта мәктәбенең яшь спортчылары волейбол буенча Теләче муниципаль районы беренчелегендә катнаштылар. Кызлар командасы ярышларда уңышлы чыгыш ясады һәм I урын яулады. Район ярышларына яшь спортчыларны Теләче урта мәктәбе физкультура укытучысы Р.Р. Хәкимов һәм Б. Р. Салахиев әзерләде. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!
1 октябрь көнне Теләче урта мәктәбе директоры А.Ф. Хафизов ветеран укытучыларны һәм хезмәткәрләрне Өлкәннәр көне белән кайнар котлады. Айнур Фирдәвесович өлкәннәребезгә алдагы тормышларында ныклы сәламәтлек, бәхет –шатлыклар теләде.
Быел мәгариф ветераннары Зарипов Рафис Мөхәммәдиевичка – 75, Әминә Тимергалиевна Сафиуллинага 60 яшь тулды. Район мәгариф бүлеге, мәктәп администрациясе юбилярларны һөнәри бәйрәм белән котлый. Аларга сәламәтлек, озын гомер, гаилә иминлеге, чиксез шатлыклар тели. Без сезнең белән горурланабыз!
Район китапханәсе хезмәткәрләре, бәйрәм көне уңаеннан лаеклы ялдагы ветеран- хезмәттәшләрен бәйрәм белән котладылар. Китапханәчеләребез тарафыннан әзерләнгән күчтәнәч- пакетларны тапшырып, аларга саулык- сәламәтлек, озын гомер, балаларының һәм оныкларының игелеген күреп, бәхетле картлык кичерүләрен теләделәр.
Шулай ук китапханәнең уку залында өлкәннәрне хөрмәтләү йөзеннән “Үткән гомер – бер мизгел” исемле китап күргәзмәсе эшли
Нәрсә ул “коррупция”? Гади сүз белән әйткәндә, коррупция – законсыз юл белән кешеләрдән акча алу, акча җыю. Ә иң куркынычы шул: ул гадәти хәлгә, безнең тормыш рәвешенә әйләнеп бара. 30 сентябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Коррупция чәчәк атмасын дисәк” исемле темага укучылар белән сөйләшү үткәрделәр.