Бу көн милли бердәмлек, азатлык, тынычлык , татулык Ватаныбызның хәзергесенә һәм киләчәгенә гомуми җаваплылык символы булып тора. Шул көн уңаеннан, 11 июнь көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында «Россия – навеки ты моя » дигән китап күргәзмәсе төзелде. Укучылар игътибарына тәкъдим ителгән әдәбият бәйрәмнең тарихы, рус дәүләтчелеге, социаль һәм сәяси психология, россия гражданнар һәм гомумән ил турында.
Россия көнен дәүләтебезнең һәр җирендә билгеләп үтәләр. Шулай итеп, үз традицияләре, тарихы, халкы, җиңүләре булган бөек илебезне данлыйбыз. 12 июнь көнне Олы Мәтәскә мәдәният йортында да китапханә белән берлектә Россия көненә багышланган "Россиянең дәүләт символлары" дигән темага телдән журнал уздырдык. Чараның максаты - үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык формалаштыру, РФнең дәүләт символларын - гербын, әләмен, гимнын популярлаштыру, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрне арттыру.
Чара күңелле һәм күтәренке рухта узды.
13 июнь көнне,Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында пожар куркынычсызлыгы буенча планлы тикшерү булды, тикшерүне Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча МОНД һәм ПР ТР буенча УНД һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе, эчке хезмәт подполковнигы Хәкимуллин Л. М. үткәрде. Ул балалар бакчасы территориясе, кабинетлар һәм төркем бүлмәләре янгын куркынычсызлыгының мәҗбүри таләпләренә туры килүен, үтәлешен тикшерде. Балалар белән әңгәмә һәм бакча хезмәткәрләре белән инструктаж үткәрде.
13 июнь көнне Максабаш авылы мәдәният йорты китапханәче белән берлектә, «Балачак» берләшмәсенә йөрүче балалар белән, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, чишмә белән танышу максатыннан «Тимерче чишмәсе» нә экскурсиягэ бардылар. Шулай ук балалар белән хәрәкәтле уеннар да уйналды.
12 июнь көнне Казаклар авылы китапханәсе каршында эшләп килүче “Хыялый балачак” берләшмәсе, шулай ук кунакка кайткан балалар өчен “Син боларны беләмсең” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Бу дәреснең максаты: балаларда китапларга сакчыл караш тәрбияләү, китап белән эш итү культурасын өйрәнү, балаларда китапка карата кызыксыну уяту.
Һәр очрашуда алар ниндидер яңалык кертеп, оешма эшен тагын да җанландырып җибәрәләр. Буыннар чылбырын өзмичә, үзләренең осталыкларын киләчәк буынга тапшыралар. Бүгенге Әҗекә чишмәсе янында үткән очрашуыбызда коймак пешерү буенча мастер класс укәрелде.
Сабантуй программасы концерт номерларыннан һәм төрле спорт уеннарыннан һәм ярышлардан торды .
Сабантуй-халыклар арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны символлаштыручы, милли колоритны, халыкның иң яхшы гореф-гадәтләрен һәм мәдәни традицияләрен саклап калган бәйрәм. Бәйрәмдә катнашучыларның яхшы кәефләре, оештыручыларның җайга салынган эше халык бәйрәменең барлык кунакларга да күңелле узуына ярдәм итте.
Без китапханәчеләр һәм мәдәният хезмәткәрләре Сабантуйларда уеннар үткәрдек, бәйрәм чараларын әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнаштык .
Бәйрәмне оештыруда Казаклар авылы китапханәчесенең дә зур өлеше керде. Кайткан кунаклар, авыл халкы барысыда сабантуй мәйданына агылды. Мәйдан уртасында милли көрәш, күңелле уеннар, авыл үзешчәннәренең моңлы җырлары яңгырады. Халык рәхәтләнеп бәйрәм итте.