2019 елның 1 гыйнварыннан 2028 елга кадәр Татарстан Республикасында эксперимент уздыру максатында "һөнәри керемгә салым" махсус салым режимы кертелде.
Яңа режимны кертунен топ максаты, физик затларга узлэре иялэшкэн мохиттэ отышлы, шул ук вакытта гади һәм уңайлы режимны кулланып легаль һэм закон тэлэплэренэ туры китереп эш алып баруны тэемин иту тора. Салым тулэучелэргэ льготалы махсус салым режимы, сатып алучылар, салым инспекциясе белән барлык исәп-хисапларны "Минем салым" мобиль кушымтасын файдаланып онлайн эш алып бару тэкъдим ителэ."Минем салым " мобиль кушымтасы Россия Федераль салым хезмәте сайтында урнаштырылды һәм ул салым инспекциясенә бармыйча да салым органнары белән барлык хезмәттәшлекне дә гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә.
2019 елның 25-28 февраль көннәрендә Теләче урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясе предметлары буенча күнекмә тесты үткәрелде. Катнашучыларның гомуми саны 443 кеше тәшкил итте. Нәтиҗәләр эшләрне эшкәрткәннән соң билгеле булачак.
Әлеге олимпиадада Алан урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гыйлманова Мәликә (укытучысы Хасанова Альбина Мөбәрәкҗановна) һәм Олы Нырсы урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Хәлилова Алия (укытучысы Хәлилова Лариса Ринатовна) катнашты. Аларга Мәгариф һәм фән министрлыгының сертификатлары бирелде.
Без буген Шәдке балалар бакчасында ,зурлар төркеменә йөрүче балалар белән аш пешерү булмәсенә экскурсия ясадык. Балалар узләре ашый торган тәмле ашларның,боткаларның кайда пешүен күрделәр, повар Гөлнирә апалары аларга тәмле ризыкларны ничек пешерүен аңлатып китте. Балалар чиста – пөхтә аш булмәсеннән бик шатланып кайттылар.
2019 елның 28 февраль көнендә Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл ветераны Кәримуллин Мәгсум Кәримулла улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Мәгсум абыйга, Теләче муниципаль район башлыгының урынбасары Айрат Фатхуллин, Россия Президенты Владимир Путинның hәм Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсен тапшырды, шулай ук Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Алар өчен «Күп белергә теләсәң энциклопедия белән дуслаш» дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде. Китапханәче Гильмутдинова Р. балаларны энциклопедия төрләре, сүзлекләр һәм аларны куллану кагыйдәләре белән таныштырды.
Чарага халык медицинасын яктыртучы китаплар, дару үләннәрен җыю календаре, буклетлардан торган күргәзмә әзерләнде, аңа күзәтү ясалды. Китап укучыларга буклетлар таратылды.
Шул уңайдан, "Батырлыкка 30 ел, истәлеккә 30 ел" дип исемләнгән республика күләм конкурс игълан ителде. Казаклар авылы китапханәсе дә бу конкурска кушылды һәм рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Ниһаять, күптән көтелгән яз килде! Ә аның белән бергә язның беренче бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне! Бу бәйрәмалдыннан безнең балалар бакчасында төрле эшчәнлек төрләре оештырылды. Балалар,бәйрәм иртәләрендә яраткан әниләренә, әбиләренә, апа-сеңелләренә башкарыр өчен,шигырьләр, җырлар, биюләр һәм шаян сценкаларөйрәнделәр.Әмма иң мөһиме, балалар бик тырышып якыннарына үз куллары бүләкләр әзерләделәр.Әниләр дә сынатмый, балалар өчен кызыклы сюрпризлар әзерли!
Бу альбомда авылларыбызның тарихы, китапханә тарихы, авылыбызның күренекле кешеләре турында язмалар урын алды. Шулай ук бу альбомда борынгы гореф – гадәтләребез, йолаларыбыз күрсәтелде.