ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2018 ел
җомга

Әлеге киңәшмәнең төп темасы яңа ел бәйрәмнәрендә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү  иде.

Узып баручы ел ахырында без нәтиҗәләр ясыйбыз, киләчәкне планлаштырабыз.

25 нче декабрь көнне Баландыш авыл китапханәсендә Яңа елны китапханә активлары белән бик матур итеп каршы алдылар. Анда “Сердәш " берләшмәсе әгъзалары да катнашты. Чарада катнашучыларның барысында да бәйрәм кәефе булды. Ә ул дусларча чәй эчү белән тәмамланды.

Әңгәмә уздырдылар, бер ел элек булган бу көнне искә төшерделәр. Балаларны чәй һәм төрле тәм-томнар белән сыйладылар, барысы да бик шат булды.

Чара бик күңелле килеп чыкты, конкурс өчен балалар татлы бүләкләр алдылар. Рәсемнәр арасыннан "Укучыларыбыз иҗаты" дигән стенд ясалды.

Күргәнегезчә, үз куллары белән ясалган кар сыннары  - кышкы чорда территорияне бизәү өчен менә дигән вариант. ЯҢА 2019 ЕЛ БЕЛӘН!

Айдар авылы китапханәчесе һәм клуб хезмәткәрләре дә үз территорияләрендә кардан сыннар ясап авыл халкына, балаларга матурлык һәм яңа ел рухы бүләк иттеләр. Күңел җылысы биреп ясалган кар сыннары бәйрәм тәмамланганнан соң да яхшы кәеф саклап калырга ярдәм итәчәк.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә, 2018 елның август – октябрь айларында  IX Бөтенроссия “Россиянең сәламәтлек укытучысы- 2018” конкурсының республика этабы булып үтте. Конкурста Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең физик культура укытучысы Даутов Ришат Гомәрович катнашты һәм “Һөнәри компетенция өчен” номинациясендә җиңүче дип табылды. Котлыйбыз һәм алга таба эшендә уңышлар телибез.

Кыш бабай могҗизасы, Баландыш авыл китапханәсен дә читләтеп үтмәде. 24 нче декабрь көнне, Кыш бабай белән Кар кызы авылның иң күп китап укучыларына, атларга утырып, бүләкләр тараттылыр һәм үзләренең изге матур теләкләрен юлладылар. Мондый матур чаралар, китап укучыларыбызның санын тагын да арттырыр дип ышанып каласы килә.

Бәйрәм алды әзерләнүләр, чыршы бизәү , көтеп алган бүләкләр. Балаларның Яңа ел бәйрәменә карата күп сораулары туа: -Нәрсә өчен чыршыны бизиләр? Кыш бабай чын мы?Кайда ул яши? Бүләкләрен дә үзе хәстәрли ме? Шуңа  күрә дә, балачак хыялларны бетермичә, балаларның кызыксыну һәм белемнәрен артырыр өчен, безнең Теләченең 3 нче балалар бакчасында әти-әниләр белән берлектә “Яңа ел калейдоскобы!” дигән смотр-конкурс  игълан ителде. Без шуңа бик каты әзерләнәбез. Аны без күргәзмә итеп тә туплый башладык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International