Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә Яңа елга әзерлек бөтен куәтенә бара . Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә кар сыннары ясадылар, дәресләрдән соң чыгышларын кабатлыйлар. Укучылар шулай ук класс- кабинетларын бизәделәр. Ә зал уртасына матур чыршы бизәлгән.
26 декабрь көнне Теләче 2нче балалар бакчасында беренче, икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме балалары өчен Яңа ел бәйрәме үтте. Кечкенә сабыйларны матур итеп бизәлгән зал һәм чыршыкай каршы алды. Бәйрәмгә Кыш Бабай, Кар кызы, урман җәнлекләре белән бергә Кар бабай да кунак булып килде. Балалар Кыш бабайга өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, аның белән бергә биеделәр һәм уеннар уйнадылар. Бәйрәм азагында Яңа еның символы Эт балаларга бүләкләр өләште. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Уважаемы предприниматели! Предлагаем Вашему вниманию для обсуждения проект программы по развитию малого и среднего предпринимательства. Все Ваши предложения и отзывы можно отправить на эл. почту Bulat.Gazinurovich@tatar.ru или позвонить нам в отдел территориального развития и инвестиционной деятельности по телефону: 8(843)-60-2-10-56.
Кыш бабай могҗизасы, Урта Мишә авыл китапханәсен дә читләтеп үтмәде. 24 декабрь көнне Кыш бабай белән Кар кызы авылның иң күп китап укучыларына, атларга утырып, бүләкләр тараттылыр һәм үзләренең изге матур теләкләрен юлладылар. Мондый матур чаралар, китап укучыларыбызның санын тагын да арттырыр дип ышанып каласы килә.
Яңа ел - барыбызның да иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе. Балалар әлеге бәйрәмне аеруча да көтеп ала. Бу арада барлык балалар бакчаларында да бәйрәм чаралары булып узды. Безнең балалар бакчасының1,2 нче кечкенәләр, зурлар төркемнәрендә дә бүген бәйрәм иртәләре гөрләде. Балалар бәйрәмгә бик ныклап әзерләнгәннәр иде. Бәйрәмгә килгән әкият геройлары бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде. Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре ул – Кыш бабай һәм Кар кызын каршы алу. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызына үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Кыш бабай белән Кар кызы балаларга кушылып чыршы тирәли җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар. Кыш бабай аннары аларга бүләкләрен өләште. Балалар да, әти-әниләр дә бәйрәмнән күтәренке күңел белән таралышты. Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән!
Барлыгы 15 районнан 160 спортчы катнашты. «Теләче» спорт мәктәбеннән дә көрәшчеләр чыгыш ясады.
Көрәш нәтиҗәләре буенча:
Маүлин Эмиль( Шәтке) 70 кг да-3 урында
Котников Руслан (Үзәк) 85 кг да-3 урында
Бәйрәмне авыл җирлекләреннән килгән кыш бабайлар, кар кызлары , төрле әкият геройлары һәм районыбыз үзешчәнннәре чыгышы бизәде.
Әлеге чарада Балалар иҗат үзәгеннән, өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаил кызы җитәкчелегендәге, “Сюрприз” бию коллективы чыгыш ясады.
Теләче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Якупов Айрат, физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьләр өчен VI “Без - Россия гражданнары!” республика иҗади бәйгесендә катнашты. Айрат «Йөрәк һәм шигырь белән сайлыйбыз” номинациясендә җиңү яулады. Ул Диплом һәм истәлекле бүләккә лаек булды. Айратны конкурска татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Н. Шәяхмәтова әзерләде. Айратны җиңүе белән котлыйбыз, яңа уңышларга ирешүен телибез!
Шармыш авыл китапханәсендә укучылар өчен оештырылган «Яңа ел калейдоскобы» китап-иллюстрацияләнгән күргәзмә могҗизалар һәм тылсымлылык дөньясына чумарга, Яңа ел турында күп кызыклы нәрсәләр белергә ярдәм итәчәк. Һәр укучы күргәзмәдә тәкъдим ителгән кроссворд чишә алачак.
«Яңа ел очрашуының барлык серләре» китап күргәзмәсе олылар өчен тәкъдим ителде. Анда кышкы уеннар, Россиядә Яңа елны бәйрәм итү традицияләре турында китаплар тупланды ... Күргәзмә «Яңа ел методик күчермәләре» бүлегендә бәйрәм сценарийлары, бәйрәмнәр үткәрүнең искиткеч идеяләре булган китаплар җыелган, алар тантанага әзерләнергә һәм үз куллары белән якын кешеләр һәм туганнар өчен бүләкләр һәм сувенирлар ясарга ярдәм итәчәк. «Яңа ел фиеста» бүлегендә яңа ел ризыкларын рецептлары белән китаплар һәм журналлар, рекомендацияләр белән Яңа ел һәм Раштуа өстәле сайланган.
Күргәзмәдә яңа ел интерьерын ничек бизәү, бу бәйрәмне нинди күлмәк белән каршы алу кебек бик күп идеяләр җыелган. Әлеге күргәзмә онытылмаслык кышкы каникуллар оештырырга ярдәм итәчәк.