ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2018 ел
җомга

Балаларның  сәламәтлеген саклау һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан,  республика күләмендә “Буду бдительным на льду и на воде” рәсем һәм видеороликлар конкурсы  игълан ителде. Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе укучылары республика күләмендә уткәрелә торган чараларда теләп катнашалар. Бу конкурска да һәр укучы рәсем ясады. Аларга уңышлар телибез!

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә география- биология атналыгы бара. Атналыкта укучыларның танып- белү эшчәнлеген үстерү буенча чаралар планлаштырыла: фәннәр буенча викториналар, гамәли эшләр, КВН, экологик тренинг, иҗади конкурслар.Укучылар чараларда бик актив катнашалар.

Дәрес укучыларны интернет челтәрендә эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләренсакларга өйрәтү. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга видеоматериаллар аша интернет куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлаттылар.

Балыклы башлангыч мәктбендә кызыклы һөнәр ияләре белән очрашу матур гадәткә әйләнде. Авыл китапханәчесе белән бүгенге очрашу балалар күңеленә кереп калырлык булды. Илсияр апалары аларга китапханәче һөнәре турында сөйләде. Әңгәмә бик кызыклы үтте,  балалар үзләренең яраткан шигырьләрен искә төшерделәр, хикәяләр укыдылар.

Бөтендөнья ришвәткә каршы көненә төзелгән чаралар нигезендә мәктәптә “Законнарны бләсеңме”, “Ришвәт бирү һәм алу – начарлыкның чыганагы “,     “Ришвәтчеләр илне җимерәләр” дигән темалар астында сыйныф сәгатләре уздырылды.

Теләче Үзәк китапханәсе Пенза өлкәсенең балалар һәм яшьүсмерләр китапханәсе тарафыннан оештырылган “День Лермонтовской поэзии в библиотеке” дип исемләнгән акциясендә катнашып Диплом белән бүләкләнде. 

Акция Архангель шәһәрендә туган, талантлы язучы, рәссам Борис Викторович Шергинны искә алу көне уңаеннан үкәрелде. Иске Җөри авылы китапханәсе әлеге акциядә катнашып Диплом белән бүләкләнде.

"Саулык – иң зур байлык”, диләр. Чөнки  ул  булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән  мәхрүм.  Сәламәтлек  кеше  бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләгенә ирешә,  хезмәттән, физик күнегүләрдән  канәгатьлек ала. Сәламәт булу өчен сабырлык һәм хезмәт кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International