ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018елның 3октябрь көнне район Мәдәният йортында  Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы уздырылды. Әлеге бәйрәм чарасы вакытында “Родник” халыкка социальхезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге  социальпедагогы Хусаинова Л.З. волонтерлар белән берлектә  бу чарада актив катнаштылар. Бәйрәм күрке булып өлкән кешеләрнең кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук әлеге чарада Теләче районының төрле оешмаларыннан килгән җитәкчеләр белән  “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү узды. Өлкәннәр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
Бәйрәм соңында бәйрәм кунаклары өчен спектакль күрсәтелде.

Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.
  3 нче октябрь көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында  район мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәчеләр белән берлектә мәдәният өлкәсендә эшләп чыккан ветеран – өлкәннәре белән очрашу кичәсе уздырдылр. Кичә табын артында, җылы сөйләшүләр, җырлар белән үрелеп барды. Шулай ук китапханәдә « Гомернең алтын көзе » исемле күргәзмә эшләнде, презентация күрсәтелде, чакыру, закладкалар эшләнде.

Бу хәвефле, тынгысыз, ыгы-зыгылы дөньяда бик кирәк алар!

  Шул уңайдан  Субаш авыл мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәрне тәбрикләп, өйләренә барып күчтәнәч пакетлар өләшеп йөрделәр.

Фестивальдә район мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Дулкын» татар вокаль ансамбле, «Нардуган» керәшен халык ансамбле, «Сударушка» рус халык ансамбеле, «Иделия» бию төркеме, Мухаметхановлар гаилә ансамбле, Ляйсан Мусина, Ильяс Фархуллин, «Ак калфак» бию төркеме  катнашты.

Бәйрәм кичәсен авыл җирлеге башлыгы  Р.Ш. Мухаметшин котлау сүзләре белән ачып җибәрде. Чыгыштан сон өлкәннәребез хөрмәтенә концерт куелды һәм юбиляр әбиләребезне котлап бүләкләр тапшырылды. Җырчыларыбыз чыгышлары өлкәннәребезнең күңеленә хуш килде һәм көчле алкышларга күмелде. Өлкәннәребез үзләре дә җырлап, биеп күңел ачтылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International