18 март көнне сәгать 10: 00 минутта Татарстан Республикасы Теләче районы прокуроры урынбасары Р.И. Ахунов Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары алдында «Нәрсә ул коррупция һәм аның белән ничек көрәшергә»темасына онлайн-лекция белән чыгыш ясады.
18 март көнне Баландыш төп мәктәбендә үткәрелгән класс сәгатьләре Кырымның Россиягә кушылуына багышланды. Чара бик кызыклы узды. Укучылар видеофильм карадылар, әңгәмәдә актив катнаштылар, илнең чын патриотлары булачакларын әйттеләр.
Табигатьне саклау- үз үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз.Безгә аны югалтмыйча , тагын да баетып, килер буыннарга мирас итү бурычы йөкләнгән. Әйе, без табигать белән тәңгэллектә генэ яши алабыз.Һәр гамәлне акыл белән башкарырга кирәк. Шул чакта гына без матурлыкны, табигатне коткарып кала алырбыз.Без табигать балалары, ә табигать безнен хуҗабыз.Моны беркайчан да истэн чыгармыйк. Табигать кануннарына буйсынып яшик. Шул унайдан 19 март көнне Югары Кибәхуҗа урта гомумбелем бирү мәктәбендә укучылар белән “Кошлар безнең дусларыбыз” дигән әңгәмә үткәрелде. Укучылар сорауларга җавап бирде, кош авазларын танырга өйрәнделәр. Кызыклы уеннар, рәсем конкурсы оештырылды. Әңгәмә кызыклы һәм мавыктыргыч узды.
16 март көнне Олы Нырсы мәдәният хезмәткәрләре Татарстанда Цифрлаштыру елы уңаеннан “Цифрлаштыруның заманча тенденциялары” дип исемләнгән информацион сәгать үткәрелделәр. 21 гасырда кешегә вакыт белән идарә итү кыен, шуңа күрә дә заманча технологияләр тормышыбызны җиңеләйтә. Түләүләрне түләү, табибка язылу, кирәк-яракны сатып алу дисеңме - барысын да, өйдән чыкмыйча гына башкарып була. Катнашучылар болар һәм башка файдалы мобиль кушымталар хакында тулырак белде.
Шул уңайдан, Теләче балалар китапханәсендә «Россия һәм Кырым - мәңгегә бергә» дип исемләнгән мәгълүмат көне уздырылды. Әлеге чара кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Хөсәенова Л.З. белән берлектә оештырылды. Шушы вакыйга уңаеннан видеоролик һәм китап күргәзмәсе әзерләнде.
Нәүрүз – яз, яхшылык эшләү бәйрәме. Орымширмә башлангыч мәктәбендә Нәүрүз бәйрәменә багышлап сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Укучылар Нәүрүз, яз турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, халык уеннарын уйнадылар. Балалар янына бәйрәмгә Нәүрүз гүзәле кунакка килде. Ул балалар белән бергә күңел ачты.
Бәйрәм ахырында укучылар открыткага бәйрәм белән котлап теләкләрен яздылар.
2022 елның 18 мартында, "Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» дип исемләнгән акция кысаларына таянып, Теләче урта мәктәбе базасында булачак чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре математика буенча БДИ тапшырдылар. Бу көнне ата-аналар үз балалары белән урыннар белән алмашырга һәм БДИ процедураларын имтихан пунктына узудан алып үз нәтиҗәләрен алганчы узарга мөмкинлек алдылар.
17 нче март көнне Арча шәһәрендә XXII нче Республика күләм «Созвездие – Йолдызлык -2022» дип исемләнгән яшьләр телевизион фестиваленең зона туры булып узды. Анда Балалар иҗат үзәгенең «Сюрприз» бию коллективы (җитәкчеләре Баева Зилә Рафаил кызы) катнашты.
16 март көнне өстәмә белем бирү педагогы Галимзянова Ф.Г. “Үткән материалларны квест дәрес формасында ныгыту” темасына семинар дәрес үткәрде. Семинар дәрес Теләче урта мәктәбе базасында, “Паутинка” түгәрәгенә йөрүче беренче сыйныф укучылары белән уздырылды. Семинарның икенче яртысында Галимзянова Ф.Г. өстәмә белем бирү педагоглары өчен брошка ясау буенча мастер-класс күрсәтте.
18 мартта Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә укучыларның сәяси үзаңын, патриотизм хисләрен үстерү максатыннан Кырымның Россиягә кушылу көненә багышланган тәрбия сәгате үткәрелде. Тарих укытучысы Хөсәенова Р.Г. балаларга Кырым кушылуның тарихи һәм сәяси әһәмиятен аңлатты, балаларның сорауларына җавап бирде