ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2021 ел
шимбә

22  нче гыйнварда  Теләче урта мәктәбендә Теләче муниципаль районы  Дәүләт янгын  надзоры начальнигы Хакимуллин Ленар Мулланурович һәм өлкән инспектор  Тимерханов Ленар Марселевич булып киттеләр. Алар мәктәптә янгын  куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлешен тикшерделәр. Ленар Мулланурович  һәм  Ленар Марселевич  укучыларга һәм укытучыларга  янгын  куркынычсызлыгы кагыйдәләрен  үтәү турында әңгәмә үткәрделәр.


22
гыйнвар, 2021 ел
җомга

Иң беренче сүзләрне  дә без туган телдә әйтәбез. 22 январь көнне Югары Мәтәскә авыл клубында "Туган телне  саклыйк" дигэн темага әңгәмә үтте. Әңгәмә барышында  балаларга  туган телне белергә һәм сакларга  кирәклеге турында  әйтелде. Соңыннан алар  саф татар телендэ шигырьләр укыдылар. 

Чарада 3-6 сыйныфта укучы, мәдәният йортына берләшмәләргә йөрүче балалар үзара  ярышып, көчләрен сынап карадылар.

Дети изобразили на рисунках красату зимней природы.

21 гыйнвар көнне Баландыш авыл китапханәсендә  5-6 сыйныф укучылары өчен «Һәркем Холокост турында белергә тиеш» дип исемләнгән тематик дәрес үткәрелде.

“Татар сүзе” республикакүләм конкурсында катнашып Алан авылы китапханәсенең актив укучысы Гарипова Ләйлә Мәүлетгали кызы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Конкурс эше итеп ул якташыбыз Дания Гайнетдинованың “Сихри кыш” әсәрен тәкъдим итте.

Шул уңайдан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Холокост память поколений” дип исемләнгән тематик дәрес уздырылды.

Татарстанда 2021 нче ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Күкчә авыл китапханәсендә “Милли тел – милләт яшәешенең нигезе” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Бу күргәзмәдәге китаплар белән һәркем таныша ала.

21 январь көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Без кышны яратабыз" дип исемләнгән  рәсем конкурсы үткәрелде. Балалар рәсемнәрдә кышкы табигатьнең матурлыгын сурәтләделәр.

21 гыйнвар көнне Теләче балалар китапханәсендә рус язучысы М.Е. Салтыков-Щедринның 195-еллык юбилее уңаеннан «Мир сказок Салтыкова-Щедрина» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Щедрин  әкиятләрен олылар да, балалар да яратып укый. Чөнки алар икенче төрле, башкаларныкына охшамаган, ачык образларга һәм үзенчәлекле сюжетларга бай. Алар язучының кырык еллык иҗади эшчәнлегенә нәтиҗә ясый дип әйтергә була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International