ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

11 сентябрь көнне Максабаш  авыл китапханәсендә яңа кайткан китаплардан “Яңа китап – яна дус” дигән күргәзмә куелды. 

Теләче урта мәктәбе укучылары ВИЧ – инфекциягә каршы профилактик чараларга багышланган сыйныф сәгатьләрендә катнаштылар. Укучылар белән ВИЧ – инфекцияне булдырмау турында әңгәмәләрне мәктәп медсестрасы Тимербаева  Сирина Фанисовна үткәрде.

Теләче үзәк район больницасы  табиблары тарафыннан Теләче урта гомумбелем мәктәбендә укучыларга медицина тикшерүе башланды. Тикшерү участок табибы Исмәгыйлова Рәшидә Мөхәмәтхановна җитәкчелегендә бара. Табиблар һәр баланың гомуми физик үсешен тикшерәләр, физкультура дәресләренә курсәтмәләр бирәләр.  Балаларга сәламәт яшәү рәвеше , көндәлек режим үтәлеше буенча киңәшләрен бирәләр.

16 сентябрь  көнне Югары Мәтәскә авыл клубы мөдире, балалар белән берлектә клуб  каршында урнашкан һәйкәл янында  “Сезнең батырлык, безнең горурлык” дип исемләнгән шигырь бәйгесе үткәрде.

Авыл тарихы – ул кешеләр, анда яшәүчеләр тарихы. Һәркемгә дә үзенең туган җире газиз һәм кадерле була. Теләче Җирлекара китапханәләр директоры Ризидә Дәүлиева инициативасы белән “Тарих битләрендә - Теләчем” дип исемләнгән  Теләче районы авыллары тарихына багышланган китап басылып чыкты. Бу китапта Теләче төбәгенең тарихи үткәне һәм бүгенге тормышы, иҗтимагый һәм мәдәни үсеше, сугыш һәм тыл ветераннары, гади хезмәт кешеләре хакында бәян ителә.

15 сентябрь көнне мәдәният хезмәткәрләре әлеге китапны авылыбызның китап сөючеләренә тәкъдим иттеләр.

11 сентябрьдә Бөтенроссия аеклык көне билгеләп үтелә. Аның максаты - хәмернең зыяны хакында кабат искә төшерү, алкоголизмга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. Иске Җөри авылы китапханәсе  “Аек акыл белән карыйк дөньяга” дигән исемдә акция  үткәрде. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы буклетлар таратылды.

Шул уңайдан Олы Нырсы авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл халкы белән "Аек акыл белән эш ит, хәмердән саклан" дигән  әнгәмә үткәрделәр.  

 

 

Урамда очраган авылдашларга Халыкара аеклык көне турында мәгълүмат бирелде һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы алдан әзерләнгән буклетлар  таратылды. Әлеге акциядә 22 кеше катнашты.

Балаларны кече яшьтән спорт белән шөгыльлләнеп сәламәт яшәү рәвеше алып барырга күнектерү, үстерү, чыныктыру максатыннан бу атнада Теләченең беренче номерлы бакчасында «Көзге кросс” үткәрелде. Әлеге спорт ярышында катнашучылар бакча тирәли йөгереп, җитезлектә көч сынашты. 2 кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, хезмәткәрләр йөгерештә теләп катнаштылар. Җанатарлар тәрбиячеләр белән берлектә һәр йөгерешчегә көч биреп торды.Йөгерештә алдынгы урыннар алганнарга медальләр тапшырылды.

11 нче сентябрь көнне Халыкара аеклар көне уңаеннан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл фельдшеры Сафина Гөлнар белән берлектә  авылдашлар белән "Яхшы гадәт адәм итәр,начар гадәт әрәм итәр " дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International